Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан делегациясенең Бразилия сәфәре нәтиҗәләре буенча брифинг булды
2012 елның 24 апреле, сишәмбе
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең 5-15 апрельда Колумбия белән Бразилиягә пассажир ташу өлкәсендә тәҗрибә туплауны максат иткән эш сәфәре нәтиҗәләре буенча бүген ТР Хөкүмәте йортында брифинг үткәрелде. Республика муниципалилетлары белән берлектә видеоконференция рәвешендә барган әлеге сөйләшүдә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Стукалов, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама мэрлары белән бергә ерак сәфәрне урап кайтканнардан Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, читтән торып Чаллы мэры Васил Шайхразиев, шулай ук “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфән Галәвов һ.б. катнашты.
Колумбия башкаласы Богота белән Бразилиянең зурлардан саналган Куритиба каласында метро юк. Дөрес, соңгысында җир өсте метросы кебегрәк “тиз йөрешле автобус” гамәлдә икән, анда яшәүче 3,25 млн. халыкның 75 проценты (аларның 28 процентының үз машинасы бар) автобуслардан файдалана, ягъни көненә 2,3 млн. пассажир туры килә. Н.Стукалов сүзләренчә, АКШның шуның кадәр кеше гомер иткән Феникс каласында, мәсәлән, халыкның 1 проценты гына эшкә автобус белән бара. Бездәге Мәскәү кебек саналган Боготада исә көненә 1,7 млн. диярлек пассажир автобустан файдалана. Андагы шушы төр җәмәгать транспортының уртача тизлеге – 28 км/сәг тирәсе, ә Казанда, мәсәлән, 19 км/сәг тизлек белән 50 процент халык автобуста йөри, дип белдерде Р.Нигъмәтуллан.
Үсеп килүче илләрнең Казан һәм республиканың башка зур шәһәрләре өчен уңышлы тәҗрибәсе дип, брифингта катнашучылар пассажирларның автобус идәне югарылында (тукталышлар шулай итеп күтәртмәле эшләнгән) турникетлар аша акча түләп керүен, кайбер экспресс-линияләр “акыллы светофор”лар системасы белән җиһазландырылуын, юл чатларында автобусларга өстенлек бирелүен, автобус трассаларының киртәләп куелган булуын, анда шәхси транспорт түгел, хәтта ЮХИДИ машиналары да кермәвен атадылар. Ләкин бу мәсьәләдә В.Шайхразиев, безнең шартларда бозлавыкта автобус юлында һәлакәт-мазар булса, “бөке”ләр котылгысыз булачак дип искәртте, моннан тыш, юлларны кардан арындыру да проблемалы булачак. Шулай икән, климатик шартлар бездәгедән кайтыш булган Колумбия белән Бразилия кебек Көньяк Америка илләре тәҗрибәсе бу мәсьәләдә Татарстан калалары өчен өлге итеп алып булырлыгы аңлашылмады. Болардан тыш, Бразилиядә автобусларның шактые автопоезд булып, 250-300 пассажир сыешлы, диелде, ләкин Казанның тар урамнарында аларны күзаллавы кыен. Дөрес, аларда шәһәр үзәгенә шәхси транспорт кертелми, шуңа күрә парковкалар да юк. Тиешсез урынга шәхси транспортың белән керсәң, штрафлары зур – 300 АКШ доллары, ә бездә 500 сум, хәер, анысын арттыру турында сүз бара. Билет бәясе, мәсәлән, Колумбиядә 46 сум, ә керемнәре аена 1 мең долларга бераз гына җитми, диде В.Шәйхразиев. Аның каравы, бердәм идарә ителә торган “Bus rapid transit” (BRT) системасы буенча шушы 46 сумга алар җир асты метросындагы кебек, бер автобустан икенчесенә бушлай күчеп утыра, ягъни бер түләгәч, тагын түлисе түгел. Бразилиядә инвалидлар, картлар, студентлар өчен каралган ташламалар сәламәтләр һәм яшьләр хисабына каплана, ә Колумбиядә ташламалар бөтенләй юк. Автобуслар исә иртәнге 4тән төнге 11гә кадәр пассажир ташый. Аларда күп кеше шәһәрдә юлларның махсус каралган турысыннан велосипедта йөри, Казанда велостипед маршрутлары ачылды дип игълан ителсә дә, махсус каралган юл участоклары юк. Автобуслар өчен юл тасмалары Казанда бүленгән, автомат идарә системасын гамәлгә кертү, киләсе елның маенда җәмәгать транспортының 23 маршрутын үзгәртү, Универсиадага кадәр тукталыш павильоннарын тәртипкә китерү һ.б. ниятләнә, дөрес, транспорт коридорын киңәйтү мөмкинлеге юк, диде Р.Нигъмәтуллин.
Журналистларга сөйләгәннәрдән аңлашылганча, шул рәвешле, ул шәһәрләрдә пассажирларны автобусларда ташу өстенлекле. Ә Казанның электр транспорты хуҗалыгы башлыгы Әсфән Галәвовның анда нинди максаттан баруы турында кызыксынгач, ул үзе, электр гына түгел, гомумән, башка төр транспорт һәм пассажирлар агымын оештыруны өйрәнү кирәк, дип белдерде. Транспорт системасы белән идарә-күзәтчелек итү буенча Эчке эшләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары белән берлектә ситуацион үзәк булачак, диде ул. Бу урында шуны искәртү урынлы: Универсиада уздырырга җыенган Казан каласы Башкарма комитетының транспорт комитеты башлыгы Айдар Абдулхаков Колумбия белән Бразилия сәфәрендә катнашучылар арасында юк. Сәфәр чыгымнарын кем каплады, күпмегә төште, дигәндә, бюджетта командировка чыгымнары салынган була, дигән җавап булды. Шулай ук журналистның Казан белән Чаллыда автобус шоферларының кондукторлар белән “сул табыш” алуына, ягъни предприятие табышын урлап калуына киртә кую мәсьәләсе җавапсыз калды. Ә менә билет бәяләрен формалаштырганда тарифлар чыгымнарны капларлык һәм пассажир ташу белән шөгыльләнгән предприятиеләргә табыш китерерлек булырга тиеш, диелде.
В.Шайхразиев сүзләренчә, Татарстан делегациясе тагын автобуслар эшләп чыгарыла торган дөньякүләм танылган “Marko Polo S.A” концернында булган, аларны “КамАЗ” предприятиесендә җитештерү мөмкинлеге карала.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз