Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. 2012 елның 3 аенда компаниянең бюджет үтәлешенә нәтиҗә ясалды, май аена бюджет расланды.
2011 елның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Узган ел компания 25 млн. 929 мең тонна нефть чыгарган, бу 2010 елгы күрсәткечләрдән 65 мең тоннага күбрәк. Бүлендек җәмгыятьләр тарафыннан 266 мең тонна нефть чыгарылган.
Ресурсларны саклау программасын гамәлгә ашыру дәвам итә, нәтиҗәдә нефть табуда энергия чыгымы 2010 ел белән чагыштырганда 0,7 процентка кимегән.
Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, нетто кереме 23,5 процентка арткан һәм 318,6 млрд. сум булган. 2011 елда чиста керем 54,9 млрд. сум тәшкил иткән.
Экспорт пошлинасын да кертеп түләнгән салымнарның гомуми күләме 321 млрд. сум тәшкил иткән. “Татнефть” компанияләр төркемнәренең төрле җитештерү эшчәнлеге буенча инвестиция программаларын гамәлгә куюга 65,8 млрд. сум акча юнәлдерелгән, шул исәптә нефть чыгаруга 6,7 млрд. сум, “ТАНЕКО” төзелешенә – 36,2 млрд. сум.
Җыелышта шулай ук җәмгыять акционерларының еллык гомумҗыелышы, “Татнефть” ААҖ идарәсе составы турында мәгълүмат тыңланылды, компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре каралды. Акционерларның еллык гомумҗыелышы көн үзәгенә куелган мәсьәләләре расланды.