Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Актүбә өлкәсе хакиме Архимед Мухамбетов белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һ.б. катнашты.
Татарстан Президенты бүген Россия, Казахстан һәм Белоруссия арасында бара торган интеграция процессларына тукталып, аларның әлеге илләргә дөнья икътисадында мөһим роль уйнарга ярдәм итүен искәртте. “Бу безнең илләрнең бердәмлеген ныгыта, алга таба үсеш мөмкинлеген бирә”, - дип ассызыклады ул. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан белән Казахстан арасында икътисади багланышлар үсешенә тукталып, монда Казахстан Президентының зур роль уйнавына басым ясады. “Без Нурсолтан Абишевичка республикага күрсәткән игътибары өчен рәхмәтлебез. Казахстан Президенты белән Минтимер Шәрипович арасындагы җылы мөнәсәбәтләр ике республика арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрнең нигезе”, -ди Татарстан башлыгы. Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Татарстанның вәкиллеге эшләп килүенә, бүгенге көндә әлеге илнең Казанда Генераль консуллыгын ачуга әзерлек эшләре баруына, аның хезмәттәшлекне ныгытуга яңа мөмкинлекләр ачачагына игътибар юнәлтте.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, 2011 ел йомгаклары буенча, Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше күләме 900 млн доллар тәшкил иткән. Бүген Татарстанда Казахстан инвестицияләре белән 34 оешма теркәлгән. Президент республика компанияләренең, аерым алганда, “КАМАЗ”, “Татнефть”, “АлАЗ”, “Казан вертолет заводы”ның Казахстан белән элемтәләр булдыруын, “МВЕН” җәмгыятенең әлеге илдә авыл хуҗалыгы өчен очкычлар җитештерүне оештыруын хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов ике республика арасындагы мәдәни багланышларга тукталып, Казахстан вәкилләренең ел саен Казанда узучы мөселман киносы фестивалендә катнашауын ассызыклады. ТР Президенты республика делегациясенең быел Актүбә өлкәсендә узачак Сабантуйда катнашачагын вәгъдә итте. Әлеге өлкәдә бүгенге көндә 10 меңгә якын татар яши.
Очрашу соңында, журналистлар белән булган әңгәмдә Архимед Мухамбетов бу көннәрдә Татарстанга булган сәфәрдән алган уңай тәэсирләрен бәян итте. Актүбә өлкәсе хакиме бүген өлкә делегациясенең IT-паркта булуын, Татарстанда “Элеткрон Хөкүмәт” системасын эшләү һәм электрон дәүләт хезмәтләрен күрсәтү тәҗрибәсе делегация әгъзаларында зур кызыксыну уятуын җиткерде. “ ТР җитәкчелеге тәҗрибә белән уртаклашыр, без биредә хезмәттәшлекне үстерү нокталарын табарбыз”, -дигән ышаныч белдерде ул. Хаким шулай ук ике республика арасында мәдәни багланышларны киңәйтү, дини һәм теология өлкәләрендә тагын да тыгызрак багланышлар булдыру кирәклегенә басым ясады. “Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү өчен зур мөмкинлекләрне файдаланмыйбыз, дип саныйм. Республика Россиядә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча алдынгы урында. Бу юнәлештә дә хезмәттәшлекне яхшыртырга өметләнәбез”, - ди ул.
Журналистларның Татарстан белән Актүбә өлкәсе арасындагы элемтәләрне үстерү перспективаларына кагылышлы соравына җавап итеп, ТР Президенты: “Без бердәм икътисади киңлектә. Бүген безнең компанияләр хезмәттәшлегенә, үсешенә, үз продукцияләрен этәрүгә комачаулык итүче бенинди киртә юк. Татарстанны Казахстан белән тарихи мөнәсәбәтләр: телләр охшашлыгы , уртак дин, традицияләр бәйли. Әлегә Татарстан белән Актүбә өлкәсе арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләре потенциалга җавап бирми. Шуңа күрә хәзер хезмәттәшлекнең стратегик юнәлешләрен билгелибез”, - ди Рөстәм Миңнеханов. Татарстан башлыгы шулай ук мәгариф һәм спорт өлкәләрендә ике арада хезмәттәшлекне үстерү зарурлыгын белдерде. “Казахстанда, Актүбә өлкәсендә һәм Татарстанда булган барлык новацияләр ике як тарафыннан да файдаланырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.