Рөстәм Миңнеханов: "Таттелеком"га яңа төр хезмәтләрне активрак алга сөрдерергә кирәк"

2012 елның 27 апреле, җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Таттелеком” ААҖ ике яңа проектына старт бирелде. Аларның берсе MVNO схемасы буенча эшләүче кәрәзле элемтә хезмәтләре булса, икенчесе республиканы Wi-Fi челтәре белән каплауны күздә тоткан “Һәрвакыт челтәрдә” глобаль проекты. Аларны презентацияләү һәм символик эшләтеп җибәрү җәмгыять акционерларының еллык җыелышы кысаларында узды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары- мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, һ.б. катнашты.

Моннан бер ел элек “Таттелеком” акционерларының еллык җыелышында компания кәрәзле элемтә хезмәтләрен дә күрсәтергә җыенуын игълан иткән иде. Бүген бу ният чынбарлыкка ашты. Аны тормышка ашырып, компания телекоммуникация хезмәтләре күрсәтүнең тулы комплектын формалаштырды. MVNO схемасы буенча эшләүче “Летай” радиотелефон элемтәсе хезмәтләрен күрсәткәндә компания башка операторларның база станцияләрен, контроллерларын, радиореле линияләрен арендалый. Башлангыч этапта ул кәрәзле операторларның берсенең ресурсларын файдаланып эшләячәк. Бүген инде барлык район үзәкләренә һәм төп магистральләргә 80 яңа база станциясен урнаштыру өчен урын билгеләнгән. Киләчәктә хезмәт күрсәтү зонасын киңәйтеп, кәрәзле элемтәнең өченче, дүртенче буынын да файдалану мөмкинлеге туачак, дип белдерделәр бүгенге чарада.

Компания Wi-Fi технологиясе буенча интернетка ялгану проектын гамәлгә ашыруны республикада 2006 елда башлап җибәргән иде. Бүген республика буенча (бина эчендә). 1000 нән артык шундый ялгану ноктасы булдырылган 500 дән артык нокта Универсиада авылына урнаштырылган. “Һәрвакыт челтәрдә” дигән глобаль проект Wi-Fi технологиясе буенча Интернет элемтә мөмкинлекләрен тагын да киңәйтә. Ул беренче этапта шушындый үткәргечсез технология буенча Казанның үзәк урамнарында, паркларында, шәһәр халкы яратып йөри торган урыннарда тоткарлыксыз Интернеттан файдалану мөмкинлеге бирәчәк. Шуны күздә тотып башкалада халык күп йөри торган урыннарда 150 элемтәгә керү ноктасы урнаштырылачак. Аның төп үзенчәлеге - хәрәкәт итүче абонентка элемтәне өзмичә тәкъдим итү. Өйләрендә Wi-Fi элемтәсе булган “Таттелеком” абонентлары урамда да үз парольләре белән элемтәгә ялгана ала. “Һәрвакыт челтәрдә” проектының токарлыксыз элемтә белән тәэмин итү үзлеге аны урамда узучы зур чаралардан яхшы сыйфатлы турыдан-туры видеотрансляцияләр оештыруда файдалану мөмкинлеген бирә. Бүгенге чарада сынау рәвешендә Универсиада авылы белән туры элемтә оештырылды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тантанада билгеләп үткәнчә, бүгенге заманда һәм идарә системасында коммуникацияләр гаять мөһим роль уйный. Бүген эшләтеп җибәрелгән проектларга килгәндә, Президент аларның элемтә хезмәтләренең үтемлелеген, сыйфатын тәэмин итүдәге, халыкка тагын да уңайлырак шартлар тудырудагы ролен искәртте. “Таттелеком” бу юнәлештә тагын да агрессиврак алга барырга, халыкка тагын да сыйфатлырак хезмәтләр тәкъдим итәргә тиеш”, - дип, ул бу проектларның уңышлы булуын теләде.

“Таттелеком”ның генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин кәрәзле элемтә хезмәтләре күрсәтүгә керешүне үзләре өчен тарихи вакыйга дип атап, аның социаль проект булуын ассызыклады.

Бу ике уникаль проектны эшләтеп җибәрүгә кадәр, ТР Президенты компаниянең башка перспектив эшләнмәләре белән танышты. Шуларның берсе гражданнарга өйдән еракта булганда да торакларын контрольдә тотарга ярдәм итүче “Акыллы йорт” интеллектуаль системасы. “Таттелеком”ның Мәгълүмат технологияләре үзәге әйдәп баручы инженеры Рөстәм Туктаров аңлатканча, әлеге система хуҗага өендәге, фатирындагы һава температурасын, яктылыкны, дымлылык дәрәҗәсен, чит-ят кешеләр кермәгәнме икәнен үзе өйдә булмаганда контрольдә тотарга ярдәм итә. Система контроллерны, Wi-Fi системасы буенча эшләүче датчикларны һәм камераны үз эченә ала. Датчиклар һәм камера бөтен мәгълүматны үзәк блок -контроллерга тапшыра. Контроллер, үз чиратында, абонентның Интернеттагы шәхси кабинетына бу хакта мәгълүматлар бирә. Мәсәлән, фатирда төтен чыга калганда, система абонентның почта адресына һәм телефонына хәбәр җибәрә.Әлеге база комплектының бәясе белгеч сүзләренә караганда, 15 мең сумнан артыграк. Бу хезмәтне киң кулланылышка киләсе айдан кертеп җибәрергә ниятлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International