Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советы утырышы узды. Хөкүмәт башлыгы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2012 елның 17 апрель карары белән “Татспиртпром” Директорлар советы әгъзалары вәкаләтләренең вакытыннан алда тәмамлануын, акционерларның гомуми җыелышына кадәр Директорлар советының яңа составы расланачагын искә төшереп үтте. Шуңа бәйле рәвештә, совет әгъзлары бүген Директорлар советы рәисен сайлады. Алар бертавыштан Илдар Халиковны яклап тавыш бирде.
“Татспиртпром” Директорлар советының яңа составына дәүләт вәкилләре итеп ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Министрлар Кабинеты Аппаратының агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе җитәкчесе Азат Җиһаншин, ТР Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, әйләнеше һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ нән –холдингның генераль директоры Иван Егоров, генераль директорның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Светлана Сотова, генераль директор урныбасары Александр Тыгин, “Татспиртпром”нан җәмгыятьнең генераль директоры Гиоргий Куприянов кандидатуралары тәкъдим ителде. Директорлар советының яңа составы шулай ук бертавыштан расланды.
Бүген “Татспиртпром”ның ревизия комиссиясе әгъзалары да расланды. Совет әгъзалары 2012-2013 елга эш планын да раслады.
“Татспиртпром”ның 2011 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен финанс директоры Әлфия Каюмова бәян итте. Бу чорда сатылган алкоголь продукциясенең күләме 4618 мең далл (план – 4716 мең далл), реализацияләнгән спирт күләме – 2290 мең далл (план – 2167 мең) булган. Сатудан 3 млрд 676 млн сумлык (план - 3млрд 586 млн сумлык) керем алынган. Хезмәткәрләрнең уртача эш хакы – 20 мең сум булган.
2011 елда спирт җитештерү арткан. Әлеге продукцияне җитештерү дүрт предприятиедә алып барылган. Директорлар советы әгъзаларына шулай ук узган ел продукцияне Татарстаннан читтә сату күләме арту (4 проценттан 12 процентка кадәр) хакында хәбәр ителде “Татспиртпром” Директорлар советының киләсе утырышы майда узачак.