Татарстанда ремонт ясаласы йортларның 98 процентына капиталь ремонт ясала башлады

2012 елның 28 апреле, шимбә

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә республикада күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү эшләренең яхшы гына башлануын искәртеп, шушы темпны киметмәскә кушты.
Төп доклад белән чыгыш ясаган төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, быел капиталь төзекләндерү программасына кертелгән 849 күпфатирлы йортның 832 сендә инде эшләр башланган. Территорияләрнең күбесендә капиталь ремонтка вакытыннан алда ук керешкәннәр. Министр, гомумән алганда, төзекләндерү эшләренең график нигезендә баруын, бары өч муниципалитеттагы өч йорт буенча графиктан беркадәр калышу булуын искәртте. 27 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, 1 млрд 393,86 млн сумлык эшләр башкарылган. Бу еллык лимитның 32 проценты дигән сүз. Ирек Фәйзуллин шул ук вакытта хезмәтне саклау таләпләре һәм нормаларының үтәлергә тиешлегенә басым ясады. Кызганычка, моны әле һаман аңлап җиткермиләр. 6 муниципалитетта капиталь ремонт объектларында хезмәтне саклау шартларының бозылуы ачыкланган. Җитешсезлекләр бетерелгәнчегә кадәр, 5 йортта эшләр әлегә туктатылган.
Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре хисапларына 1 млрд 662 млн сумга якын акча, ягъни елык лимитның 38 проценты күчерелгән. Шушы сумманың 337 млн сумнан артыгы җирле бюджетлар акчалары өлеше. 14 муниципаль берәмлек җирле казна акчаларын тулы күләмдә күчергән. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе хисабына 521,59 млн сум күчерелгән.
Министр быел республикада 354 күпфатирлы һәм 231 шәхси йортны һәр фатирны аерым җылыту системасына күчерү ниятләнүен җиткерде. Ул эшләрнең график нигезендә баруын һәм ягу сезонына кадәр тәмамланачагын җиткерде. Әлеге объектларда бүген 16 подряд оешмасы эшли, беренче этапта кирәк булган барлык материаллар һәм җиһазлар алынган. “Бу ягу сезонының вакытыннан алдарак тәмамлануы җылыту системаларын алмаштыруны иртәрәк башларга ярдәм итте. Шуңа беренче йортларны инде май ахырында файдалануга тапшырып булачак”, -дип ышандыра ул.
Министр үз чыгышында республика мәктәпләрен капиталь ремонтлау программасына аерым тукталып үтте. Программаны финанслауның гомуми күләме быел 2 млрд 204 млн сум тәшкил итә. Ирек Фәйзуллин ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсенең 2 апрельдән подряд оешмаларын аванслый башлавын хәбәр итте. Хәзерге вакытта 27 район подряд оешмаларының казначылык счетларына акчаларны күчерә башлаган. Министр шул ук вакытта программа буенча каралган 6 төп эш төре буенча кайбер муниципалитетларның смета документларын тәкъдим итмәүләрен җиткерде. Алар арасында Казан шәһәре дә бар. Ә алар бу эшне 14 апрельгә кадәр башкарырга тиеш булган.
ТР Президенты белем йортларын капиталь төзекләндерү барышында сыйфат мәсьәләсенең беренче урында торырга тиешлегенә тагын бер кат басым ясады. Рөстәм Миңнеханов шулай ук бу максатларга бүленә торган финансларның максатчан кулланылышына контрольне көчәйтү кирәклеген күтәрде. “Гомумән алганда, республикада капиталь төзекләндерү эшләре яхшы башланып китте. Бу темпны сакларга кирәк”, - дип искәртте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International