Михаил Бабич: Идел буе федераль округы төбәкләре кытай партнерлары белән хезмәттәшлек итәргә тиеш

2012 елның 29 апреле, якшәмбе

Кытай һәм Россия – бөек икътисадлар. Ә хезмәттәшлек дәрәҗәсе әлегә икътисади үсеш югарылыгыннан калыша. Бу турыда бүген Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы вице-премьеры Ли Кэцян Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында барган төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышында белдерде. Аның эшендә, шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округына кергән 6 төбәк, тагын Кытайның Шаньдун, Хубэй, Хунань һ.б. провинцияләре башлыклары катнашты.

Михаил Бабич округтагы сәнәгать куәтен сурәтләп сөйләде. Аның сүзләренчә, Идел буе федераль округына РФнең 14 төбәге керә, биләмәләрендә исә 30 млн. чамасы кеше яши. Округ территориясендә Россиянең эчке тулаем продуктының 13 проценты җитештерелә, илдәге сәнәгать җитештерүенең 21 проценттан артыгы, РФдә чыгарылган барлык нефтьнең 20 проценттан артыгы шушы округка туры килә. Аның территориясендә теге яки бу дәрәҗәдә Россия автосәнәгатенең 80 проценты чамасы, авиатөзелешнең 65 проценты, нефть химиясенең 40 проценты, оборона сәнәгате комплексының 30 проценттан артыгы, авыл хуҗалыгы продукциясенең 25 проценты тупланган, дип белдерде ул. Соңгы вакытта Россиядә илнең икътисади үсешенә йөз тотылган әллә никадәр дәүләт программалары кабул ителүен, тиешле инвестицион климат булдырылуын искәртте. Вәкаләтле вәкил сүзләренчә, дәүләт бюджеты акчаларының шактый өлеше транспорт инфраструктурасы үсешенә, сәнәгатьне модернизацияләүгә, икътисадның гамәлдәге секторына, агросәнәгать комплексы үсешенә, социаль өлкәгә, мәгарифкә, сәламәтлек саклауга, сәламәт яшәү рәвешенә тотыла.

М.Бабич ассызыклап әйткәнчә, икътисадның инновацион секторы үсешенә игътибар зурдан. Биредә КХР һәм РФ хезмәттәшлеге аерым әһәмияткә ия – сездә икътисадның инновацион секторы ни дәрәҗәдә үскәнлеген без инде беләбез; заманча продуктлар, уртак предприятиеләр булдыруга юнәлдерелгән эштә искиткеч зур уңышка ия булырга мөмкинлеген аңлыйбыз, дип белдерде ул. Июльнең 1еннән РФ территориясендә барлык дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр дә электрон рәвешкә күчереләчәк, бу исә инвесторлар белән багланышларны үтә күренмәле итәчәк, күп кенә административ киртәләр бетереләчәк, дип басым ясап әйтте докладчы.

М.Бабич сүзләренчә, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан КХР белән элемтә-багланышларда сизелерлек алга китте. “Сезнең белән очрашу өчен шушы төбәк сайлануы очраклы түгел. Татарстанда булдырылган инвестицион инфраструктураның күп кенә элементлары дөньякүләм дәрәҗәдә алар”, - дип игълан итте ул һәм шушы федераль округның барлык төбәкләренең дә КХР белән багланышларга әзер булуын, кызыксынуын таныды.

“Бүген безгә хезмәттәшлек тиешле дәрәҗәдә булсын өчен отышлы шартлар булдыру турында фикер алышу бурычы тора, - диде М.Бабич. – Бердәм принциплар һәм якын килеп эшли алырлык инвестицион климат үсеше өчен уңайлы шартлар тудыру зарур”. Аның сүзләренчә, соңгы өч елда инвестицияләр, тышкы сәүдә әйләнеше күләме берничә мәртәбә артты, шулай да, абсолют саннар әллә ни оптимистик рухта түгел. “Хезмәт күрсәтү өлкәсе һәм сәүдәдәге багланышлар инновацион хезмәттәшлеккә үсеп китүе, икътисадның реаль секторында хезмәттәшлек кирәк. Технологияләр алмашу, уртак предприятиеләр булдыру турында сөйләшергә иде, - дип фикерен йомгаклады ул. – Мәдәни, фәнни элемтәләр дәүләтләребезне берләштерә – бу, сүз дә юк, өстенлекле. Алга таба хезмәттәшлек мәсьәләсендә без кызыксынулы”.

Ли Кэцян, үз чиратында, Идел буе федераль округының географик яктан урнашуы уңышлы, сәнәгать базасы көчле, дип билгеләп үтте. “Бу округ Россия сәнәгатендә һәм җитештерү эшчәнлегендә әһәмиятле урын алып тора. Округыгыз табигать ресурсларына бик бай, - диде кунак. – Мәсәлән, без бүген булган Казан вертолет заводы очкычларын төрле илләргә җибәрә, шул исәптән Кытай Халык Республикасына да. Биредә югары сыйфатлы, ышанычлы һәм куркынычсыз, зур инновацион характерлы продукция җитештерелә. Хәзер КВЗда идарә системасында яңа технологияләр эшкәртелә, күп кенә өлкәдә дөнья дәрәҗәсендәге нәтиҗәләргә ирешелгән”.

Кытай Дәүсоветы вице-премьеры сүзләренчә, Идел буе федераль округының фәнни-техник потенциалы зур, Казанда төзелеш интенсив алып барыла. “Без дә, Россия ягы да – һәркайсыбыз үз төбәкләребезне үстерүгә көч куябыз. Бу федераль округның куәте зур. Бу фактлар хезмәттәшлек өчен уңайлы шартлар булдыра”, - диде Ли Кэцян.

Олы кунак фикеренчә, Кытай һәм Россия – бөек икътисадлар, шулай булгач, хезмәттәшлек дәрәҗәсе әлегә икътисади үсеш югарылыгыннан калыша. Гуманитар, инновацион өлкәләрдә үсеш нокталарын ачыкларга да хезмәттәшлеккә этәргеч бирергә кирәк, шулай ук мәгариф, мәдәният, туризм өлкәләрендәге багланышларны җанландыру зарур дип саный ул.

Ли Кэцян Казанга 2013 елда булачак Универсиада алдыннан килүләрен искәртеп, Казандагы дөньякүләм уеннарын үздыруда уңышлар теләде.

“Түгәрәк өстәл” утырышыннан соң “Корстон”да вәкаләтле вәкил исеменнән тантаналы кабул итү чарасы үткәрелде. Иртәгә исә Кытай делегациясе Казаннан китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International