Татарстан җәмәгатьчелеге Туфан Миңнуллин белән хушлашты

2012 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстанның халык язучысы, мәшһүр драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин белән хушлаштылар. Г.Камал театрына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин, мәдәният, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре килде.

Рөстәм Миңнеханов мәрхүм гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашты. Матәм чарасын ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ачып җибәрде. Ул Туфан Миңнуллинның тормышы һәм аның казанышлары турында сөйләде.

Туфан Миңнуллин Яңа Татар зиратында җирләнәчәк.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында дөньяга килә. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң төрле урыннарда хисапчы, бухгалтер хезмәтен башкара.

1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. 1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта.

Туфан Миңнуллин — 1995 елдан башлап Татарстан Дәүләт шурасы депутаты. Ул дәүләт дәрәҗәсендә татар теле, мәдәнияте проблемаларын күтәреп, Дәүләт шурасында һәрдаим татар телендә чыгыш ясаучы азсанлы депутатлардан иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International