Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарында булды
2012 елның 4 мае, җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче муниципаль районнарында булды. Питрәч районында Президент язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Республика башлыгы “Ак Барс – Питрәч” агрофирмасы кырларын караганнан соң авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм район җирлекләре башлыклары белән аралашты. ТР Президенты чәчү эшләре барышы һәм бүген аграрийларны борчыган проблемалар белән кызыксынды. Аерым алаганда, республика башлыгына авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен үз продукцияләрен сату мөмкинлекләрен киңәйтү буенча сорау бирелде. Р.Миңнеханов бу максаттан хәзер Казанда агропромпарк төзелеше бара дип искәртте. Комплекс тулысынча дәүләтнеке булачак, бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үз продукциясен арадашчыдан башка сату мөмкинлеге бирәчәк, чөнки сәүдә урыннарын билгеләүне республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы катгый контрольдә тотачак.
Очрашуда аграрийлар авыл хуҗалыгы продукциясен, аерым алаганда, бәрәңгене эшкәртү күләмен арттыру зарур булуына игътибарны юнәлтте. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов узган ел “Татплодовощпром” саклаган 3 мең тонна бәрәңге ихтыяҗ булмау сәбәпле, әле дә сатылмаган дип борчылуын белдерде. М.Әхмәтов сүзләренә караганда, хәзер министрлык тарафыннан Израильнең бер компаниясе белән Татарстанда бәрәңге эшкәртү буенча предприятие булдыру мөмкинекләрен ачыклау уңаеннан сөйләшүләр алып барыла. ТР Президенты республикада авыл хуҗалыгы культураларын, барыннан а элек ашлык һәм бәрәңгене эшкәртү проектларын гамәлгә куюның әһәмиятлелеген ассызыклады. Бу агросәнәгать комплексына артык авыл хуҗалыгы продукциясен сату проблемасын хәл итү мөмкинлеге бирер иде.
ТР Президенты кырларны карагач, Питрәч авылына юнәлде, анда 2 нче урта мәктәптә капиталь ремонт барышы белән танышты. Биредә ремонттан тыш, төп бинага янкорылма да төзелә. Хәзер мәктәптә 440тан артык укучы белем ала. Өстәмә комплекс төзү бер сменада укыту мөмкинлеге бирәчәк. Объектны финанслау күләме 85 млн. сум тәшкил итә.
Районда республика программасы буенча 3 мәктәптә капиталь ремонт бара, аларның икесе район үзәгендә урнашкан, бер башлангыч мәктәп – Шәле авылында.
Шулай ук республика Президенты Балык Бистәсе һәм Теләче муниципаль районнарында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз