Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Авылга ярдәм кимемәячәк"
2012 елның 6 мае, якшәмбе
ТР Президенты Биектау, Арча, Балтач, Кукмара һәм Саба районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов чәчү эшләре башкарылган кырларны карады, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Кукмара районында республика башлыгы Фәнис Хәсәновның 50 баш сөт терлегенә исәпләнгән гаилә фермасында булды, Карадуган мәктәбендә капитаь төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты.
Саба районында Президент Наил Шәйхуллинның сарык үрчетү буенча махсуслашкан гаилә фермасын карады. Соңрак журналистлар белән әңгәмә вакытында Рөстәм Миңнеханов язгы чәчүнең барышыннан канәгать булуын җиткерде, быел республика Хөкүмәте тарафыннан аграрийларга каралган ярдәм чаралары хакында сөйләде. Аның ассызыклавынча, быел ярдәм ким булмаячак. “Быел федераль бюджеттан да, республика бюджетыннан да финанслар бүлеп бирелә. Хәзер җәйге чорда сөт бәясе белән бәйле күп сораулар туа. Бу уңайдан ниндидер субсидияне гамәлгә кертергә уйлыйбыз. Бу хакта халык та, авыл хуҗалыгы берләшмәләре дә сорый. Сөт күп, ә аннан табыш аз алына”, - диде ул. Җәй айларында сөт җитештерүчеләрне субсидияләүнең Хөкүмәт төрле формаларын карый. ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов журналистларга белдергәнчә, бу мәсьәлә килештерелгән, якын көннәрдә ул ТР Президенты тарафыннан конкрет чишелеш табачак. “Сөтне сатып алу бәяләре түбән булган җирдә якындагы 4 айда субсидияләү режимы кертеләчәк. Хисаплау методикасын уйлыйбыз. Бер литр сөткә 2 шәр сум дотация туры килергә тиеш”, -дип җиткерде М.Әхмәтов.
Журналистлар белән әңгәмә вакытында Президент Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы продукциясен сату мәсьәләсенә дә кагылды. “Агросәнәгать базарларына зур өметләр баглыбыз. Чистайда, Чаллыда шундый тәҗрибә бар инде. Казанда да зур масштаблы базар булачак. Бүген авыл хуҗалыгы җитештерүчесе товарын базарга этәрү чикләнгән. Ул эшкәртүчегә, кибеткә бәйле. Агросәнәгать базарында җитештерүче үз товарын турыдан-туры реализацияли алачак”, -дип билгеләп үтте республика башлыгы.
Президент фикеренчә, авыл хуҗалыгы продукциясен реализацияләүне арттыруда кулланучының мәгълүматлы булуы да мөһим роль уйный. “Кулланучыга нинди сыйфаттагы продукцияне куллануларын, ашау һәм эчүләре турында аңлатырга тиешбез. Кешеләр сәламәтлекнең туклана торган продуктларның сыйфатына бәйле икәнен аңларга тиеш. Туклану культурасы – кешеләр сәламәтлеге”, - ди Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз