Татарстан Президенты Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды

2012 елның 9 мае, чәршәмбе

Татарстан башкаласы Казанның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантаналы чарада бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, шәһәр мэры Илсур Метшин, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, сугыш һәм тыл ветераннары, хәрбиләр, кадетлар һәм суворовчылар, шәһәр халкы, башкала кунаклары катнашты.

Президент Р.Миңнеханов Дан мемориалы колоннадасында сугыш корбаннары хәтерен саклаучы Мәңгелек ут янына кәрзин тулы гөлчәчәкләр китерде, республика башлыгы белән килгән җитәкче даирәләр һәм Советлар Союзы Геройлары Сабир Әхтәмов белән Борис Кузнецов кан төсендәге роза, канәфер чәчәкләре салды, хөрмәт белән баш иеп, бер минут тынлыкта торды. “Бердәм Россия” партиясе исеменнән дә, шулай ук гөлләмә-кәрзин китерелде.

ТР буенча ЭЭМ оркестры башкаруында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, тантанада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны гомере буе көткән Аналар һәм Тол хатыннар монументына юл алды. Ярты юлда алар каршыннан шушы сугыш чоры мундиры кигән Казан хәрби гарнизоны мактаулы караул ротасы тигез рәтләр булып узды. Бәләкәй малайлар һәм кызлар, йөгереп килеп, дәүләт җитәкчеләре учына кечкенә кулларын салгач, алар, җитәкләшеп, Ана даны монументына таба атлады, рәт булып тезелешеп торган сугыш һәм тыл ветераннары белән Президент һәм Дәүләт Киңәшчесе кул биреп күрешеп чыкты, Җиңү көне белән ихлас котлады. Аннары шушы Монумент образы гәүдәләндерелгән әдәби-музыкаль чарадан соң, изге хатын-кызлар һәйкәле – Ана даны монументы төбенә чәчәкләр кәрзинен исә ТР Президенты Р.Миңнеханов белән Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев бергәләп китерде, олы ихтирам күрсәтеп баш иеп торды. Алар белән бергә барганнар да чәчәкләр салды, хәрбиләр честь биреп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International