Бүген ТР Алабуга районында “Алабуга” МИЗның икенче чираты ачылды һәм таможня процедурасы эшләтеп җибәрелде. Бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, “Алабуга МИЗ” генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директорының инвесторлар белән эшләү буенча урынбасары Вадим Дубовик катнашты.
МИЗның икенче чираты 1 мең га мәйданны били, анда идарәче компания белән инженер инфраструктурасы төзелеше алып барыла. Әлеге участокта читәннәр тотылган, бу ирекле таможня зонасы (ИТЗ) процедурасын эшләтеп җибәрү мөмкинлеге бирә. ИТЗ ярдәмендә икътисади зона резидентлары таможня пошлиналарын һәм салымнарын түләмичә МИЗ зонасында чит ил тауарларын файдалана ала. Шулай итеп, бу процедура “Алабуга” МИЗның беренче чираты резидентлары өчен 2,2 млрд. сумнан артык акча экономияләү мөмкинлеге биргән. МИЗның икенче чираты резиденты статусы алганнан соң бу процедурадан 30 компания файдалана ала.
Бүген икенче чират территориясендә өч резидент проект һәм төзелеш эшләре алып бара. “ЗПК Кристалл” ҖЧҖ 3 кварталда төзелеш эшләренә керешә, “Хаят Кимья” ҖЧҖ проект эшләре алып бара. Өченче резидент “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” ҖЧҖнең төзелеш эшләре барышы белән республика Президенты шәхсән үзе танышты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов ТР Алабуга районы кырларын карады. Татарстан Президенты вертолетта “Дюм-Дюм” хуҗалыгы территориясенә төште. ТР Президенты чәчү эшләре белән канәгать калды, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов ике көннән район территориясендә чәчү эшләре төгәлләнәчәк дип вәгъдә итте. Биредә сүз янә МИЗ турында барды. “Без МИЗ территориясен ике тапкыр арттырабыз. Димәк продукциягә ихтыяҗ зур булачак, шуңа күрә авыл хезмәтчәннәре моңа әзер булырга тиеш”, - диде ул.
Президент авыл җирлекләрендә республика программалары үтәлеше һәм нинди проблемалар борчуы белән кызыксынды. Танайка авылы мәктәбе капиталь ремонт программасына кертелгән, әмма аны ремонтлаганчы яңаны төзү яхшырак дип белдерделәр Президентка. Бүген биредә 168 бала белем ала. Рөстәм Миңнеханов шунда ук әлеге тармак министрлыгына бу мәсьәләне хәл итүне йөкләде. Костенеевский авыл җирлеге башлыгы Антон Соловьев Свиногорье авылында яшәүчеләр исеменнән республика башлыгына юлсызлык проблемасын хәл итүләре өчен рәхмәт белдерде. Биредә бу көннәрдә генә юл төзелеше башланган.
Президент Алабуга районы җирлекләре башлыкларын республика программаларында активрак катнашырга чакырды. “Сезнең районда буаларны ремонтлау проблемасы күтәрелгән иде, аны хәл итәчәкбез. Хәзер мәктәпләрне капиталь ремонтлау, фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү, гаилә фермалары булдыру буенча актив эш алып барабыз, су һәм юл проблемаларын хәл итәбез. Без күбрәк эш башкарган саен халык та күпне көтә. Эшләргә кирәк”, дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.