Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: Казандагы Универсиада лаеклы дәрәҗәдә узачак
2012 елның 11 мае, җомга
Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) Башкарма комитеты утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, FISU Президенты Клод-Луи Гальен, Халыкара студентлар спорты федерациясенең беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин, FISU Генераль секретаре Эрик Сайнтронд, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, “Казанда 2013 нче елгы XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” АНО генераль директоры Владимир Леонов, җәйге һәм кышкы Универсиада директорлары, FISU Башкарма комитеты әгъзалары, милли студент спорт берлекләре рәисләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында FISU Башкарма комитеты әгъзаларын кабул итүнең безнең өчен зур горурлык булуын шәрехләп үтте. “Сез безгә бик якын, без үзебезне FISU гаиләсе әгъзалары итеп тоя башладык инде”, - дип билгеләп үтте Президент. Ул ассызыклап үткәнчә, Казанда 2013 нче елгы җәйге Универсиадага әзерлек эшләре FISU таләпләренә буйсынып алып барыла. “Әзерлек процессының төп казанышларының берсе чит ил спортчылары һәм рәсми делегацияләр өчен визасыз керү режимын булдырудан гыйбарәт. Россия Президенты Указы 2012 нче елның 30 мартында имзаланды”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Әлеге документ нигезендә, илгә керү өчен “Казан 2013” Башкарма дирекциясе бирәчәк шәхси аккредитация таныклыклары һәм гамәлдәге паспорт хезмәт итәчәк. Визасыз режим 2013 нче елның 25 июненнән 25 нче июленә кадәр үз көчендә булачак.
Утырыш кысаларында якын елларда көтеләчәк Бөтендөнья студентларының спорт уеннарын оештыру комитетлары докладлары тыңланды. Әзерлек турында Италиядә (Трентино) 2013 нче елның кышында узачак Универсиаданы, 2015 нче елда Кореянең Кванджу шәһәре кабул итәчәк җәйге Универсиаданы, 2015 нче елда Гранадада (Испания) булачак кышкы Универсиаданы, 2017 нче елда Алматада (Казакъстан) көтеләчәк кышкыУниверсиаданы оештыру комитеты вәкилләре сөйләде. Моннан тыш, утырыш эшендә 2011 нче елда Кытайның Шеньчжэнь шәһәрендә узган җәйге Универсиаданы оештыру комитеты әгъзалары уеннарга әзерлек һәм аларны уздыру турындагы йомгаклау доклады белән хисап тота.
Бүген көндезге 14 сәгатьтә 2013 нче елгы җәйге Универсиада хуҗабикәсе буларак Казанда башкарылучы әзерлек эшләре турында хисап тыңланачак.
Казанга эш сәфәре кысаларында FISU Башкарма комитеты әгъзаларының Красноярски крае губернаторы Лев Кузнецов белән очрашуы көтелә. Искәртеп үтәбез, Красноярск 2019 нчы елда Бөтендөнья кышкы Универсиада хуҗабикәсе булуга дәгъва кыла.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз