Татарстан җитәкчесе басым ясаганча, билгеле, Универсиадага әзерлек кысаларында спорт объектлары төзелеше хәлиткеч роль уйный. Гамәлдәге спорт корылмаларын төзекләндерү буенча программа старт алган. “Якын арада Гимнастика үзәге ачылачак. Спортның су төрләре сарае, яңа футбол стадионы төзелеше график нигезендә алып барыла”, - дип билгеләп үтте ул. Рөстәм Миңнеханов сафка бастырылган спорт корылмаларының Казан югары уку йортлары мәнфәгатьләренә хезмәт итүен һәм моның массакүләм спорт үсеше күрсәткечләрендә уңай чагылыш табуын билгеләп үтте.
Физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен “Һәркемгә уңайлы мохит” республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук балалар-үсмерләр спортын үстерү юнәлешендә җитди эшләр башкарыла. Физик мөмкинлекләре чикле булганнарга яраклаштырып, 14 спорт объекты куллануга тапшырылган. “Универсиада һәм аңа әзерлек студентлар спортын яңа дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итте. Без башкарган эш студентларны күпләп спортка җәлеп итәргә мөмкинлек бирә”, - ди Рөстәм Миңнеханов. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләренең ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм Казан мэриясе графигы нигезендә гомуми белем бирү учреждениеләренә шөгыльләнү өчен файдалануга бирелүен дә искәртте Президент.15 спорт бинасы вузлар карамагына бирелгән.
Студентлар спорты үсешен тәэмин итүче куәтле коралларның берсе, студентлар спорт лигаларын булдырудан гыйбарәт. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, башкалада студентлар футбол лигасы төзелде, студентлар баскетболы ассоциациясенә нигез салдынды. Бадминтон, өстәл теннисы кебек спорт төрләрендә дә студентлар берләшмәләрен булдыру өстендә эш алып барыла.
“Мин сезнең алда Казанда Универсиаданың югары дәрәҗәдә узуы өчен җавап тотам”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Универсиада узгач та Татарстан һәм Халыкара студентлар спорты федерациясе арасында хезмәттәшлек яңа юнәлешләр буенча дәвам итәчәгенә өметен баглады.
Олег Матыцин фикеренчә, Казанда узачак Универсиада спорт үсешенең яңа системасын булдыруга һәм яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. “Яңа яшьләр культурасын тәрбияләү мәсьәләсендә башка төбәкләргә Татарстаннан үрнәк алырлык. Студентларның төп хәзинә булуын истә тотарга кирәк”, - дип шәрехләде ул.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.