Бүген Казанның “Ак Барс” кара-каршы көрәш сараенда РФ прокуратурасы органнары хезмәткәрләре Спартакиадасы ачылды. Шуны билгеләп узарга кирәк, 12-13 май көннәрендә узачак спартакиада прокуратура органнарының 290 ел гамәлдә булу дәвамында беренче ведомство ярышлары. Анда барлык федераль округлардан 10 җыелма команда составында 310 лап прокуратура хезмәткәре көч сынашачак. Россия һәм Татарстан прокуратуралары аерым командалар булып чыгыш ясый.
Ачылыш тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Генераль прокурор урынбасарлары Геннадий Лопатин, Сергей Зайцев, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов, ТР прокуроры Кафил Әмиров, спартакиаданың баш судьясы – РФ Генераль прокуратурасы Баш кадрлар идарәсенең өлкән прокуроры Андрей Соколов катнашты.
Тантана ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Казанның “Дорога из города” бию театры чыгышлары белән ачылды. Ачылыш чарасында Казанның олы төзелеш мәйданы булуы, аның 2013нче елда узачак Универсиадага, 2015 нче елда көтеләчәк спортның су төрләре буенча Дөнья Чемпионатына, 2018 нче елда үтәчәк футбол буенча Дөнья Чемпионатына җитди әзерлек алып барганы һәм Казанның Россиянең спорт башкаласы булуы ассызыклап үтелде.
“Бүген безнең башкалада, шул исәптән, Россия Федерациясендә дә, тәүге тапкыр прокуратура органнарының спартакиадасы ачыла. Аның Казанда узуы безнең өчен зур горурлык, мин сезне шушы вакыйга белән котлыйм. Казан һәрвакыт прокуратура вәкилләре спартакиадасын кабул итү урыны булыр дип ышанам. Сезне киләчәктә дә күрүебезгә шат булачакбыз. Казан күңелегезгә хуш килер дип өметләнәм”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов спартакиадада катнашучыларга һәм аларга уңышлар теләде.
Геннадий Лопатин РФ Генераль прокуроры исеменнән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, шушы вакыйгага әзерлек белән мәшгуль булган вәкилләргә рәхмәтен җиткерде. “Казан очраклы гына спартакиада уздыру урыны булып сайланмаган: Татарстан илнең югары үсеш алучы төбәге булып санала. Ярышларда прокуратура хезмәткәрләренә хас җиңүгә омтылу, көчле рухлылык, тугрылык, гаделлек сыйфатлары чагылыш табар дип ышанам”, - дип белдерде РФ Генпрокурор урынбасары.
Андрей Соколов билгеләп үткәнчә, Спартакиада РФ Генераль Прокурорының 2012 нче елның 29 нчы мартыннан үз көченә кергән Фәрманы нигезендә үткәрелә. Фәрман тулы көчендә үтәлгән – командалар ярышларга тулы составта килеп җитте, авыручылар юк”, - дип белдерде хөкемдар һәм спартакиаданы ачык дип игълан итте. Спартакиада РФ һәм ТР гимннары белән ачылды.
Спортчылар “Ак Барс” кара-каршы көрәш сараенда, КАИның “Олимп” спорт комплексында, “Санкт-Петербург” волейбол үзәгендә үтәчәк спартакиада волейбол, мини-футбол, шахматлар, өстәл теннисы, җиңел атлетика, йөзү кебек спорт төрләре буенча көчләрен сынап караячак. Татарстан командасын Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт прокуратураларыннан 31 хезмәткәр тәшкил итә.