Төрекмәнстан делегациясе әгъзалары "Казан вертолет заводы" ААҖндә булды

2012 елның 15 мае, сишәмбе
Бүген Төркмәнстан рәсми делегациясе әгъзалары “Казан вертолет заводы” ААҖнең производство цехларында булды. Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һ.б. озатып йөрде.

Искәртеп узабыз, көннең беренче яртысында Төркмәнстан делегациясе Татарстанның сәнәгать предприятиеләрендә булды.

“Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры Вадим Лигай Төркмәнстан хезмәттәшләренә Ми-17В-5, “Ансат” һәм Ми-38 вертолетларын тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International