Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда Татарстанның иң яхшы эшмәкәрләрен бүләкләделәр
2012 елның 15 мае, сишәмбе
Бүген Казанда “Бизнес-успех 2012” бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узды. Конкурска нәтиҗә ясау чарасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Президенты залда утыручыларны сәламләде һәм республика өчен “Бизнес-успех” конкурсында катнашу дәрәҗәле дип белдерде. Рөстәм Миңнеханов хакимият белән бизнес янәшә булырга тиеш диде. ТР Президенты ассызыклаганча, кече һәм урта бизнес – беренче чиратта республика муниципалитетларының эшчәнлек кыры, эш урыннары, ул гомумән республиканы һәм илне формалаштыручы урта класс.
“Бүген уңышка ирешкән эшмәкәрләрне күрәбез, муниципалитетлар эше белән танышабыз. Кызганычка каршы, әлегә кече һәм урта бизнес тулай төбәк продуктының 25 процентын гына тәшкил итә. 6 елда 16 процентан 25 процентка җиткәнбез. Безнең бурыч бу күрсәткечне 40 процент итү, ә иң яхшысы – 50”, - дип сөйләде республика башлыгы.
Кече һәм урта бизнес инвестицион җәлеп итүчәнлек белән бергә үсәчәк дип искәртте Р.Миңнеханов. Аның фикеренә караганда, бу мәсьәләдә мәгариф, сәнәгать, спорт, мәдәни-тарихи потенциал кебек механизмнар эшләргә тиеш.
“Әлбәттә, кече һәм урта бизнес эшендә консультацияләр, бизнес-проектлар, кирәкле вакытта эшмәкәрләргә күрсәтергә, сөйләргә һәм ярдәм итәргә кирәк”, - дип саный ТР Президенты.
Моннан тыш, ТР Президенты Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы безнең эшмәкәрләр мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш дип билгеләп үтте. Соңгы вакытта кече һәм урта бизнес үсешендә динамика күзәтелүгә карамастан, Р.Миңнеханов бизнесменнарны тагын да активрак эшләргә чакырды.
“Россия Саклык банкы” ААҖ вице-президенты, “Опора России” гомумроссия кече һәм урта эшмәкәрлек иҗтимагый оешмасы президенты Сергей Борисов сентябрьдә бу оешмага 10 ел була дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу эшчәнлек чынлап торып нәкъ менә Татарстанда башлап җибәрелгән. “Республика бөтен Россиягә үрнәк күрсәтте”, - дип ассызыклады Сергей Борисов.
“Иң яхшы стартап проекты”, “Иң яхшы мәгълүмат проекты”, “Сәүдә һәм хезмәт өлкәсендә иң яхшы проект”, “Социаль җаваплы эшмәкәр”, “Җитештерү өлкәсендә иң яхшы проект”, “Авыл хуҗалыгында иң яхшы проект” һ.б. номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде.
Җиңүчеләргә домкрат рәвешендә сын бүләк иттеләр, ул кече һәм урта бизнесны оештыру авыр булуны символлаштыра.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз