Рөстәм Миңнеханов Уфада икенче халыкара "Зур химия" форумын ачу тантанасында катнашты

2012 елның 17 мае, пәнҗешәмбе
Уфада “Большая химия” икенче халыкара форумы ачылды. Анда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Россия Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкәләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ башка суъектларының җитәкчеләре, шулай ук чит илләрнең илчеләре катнаша.

“Большая химия-2012” халыкара форумы эшендә 500дән артык делегат катнаша. Алар нефтегазохимия башкорт комплексы үсешенең төп мәсьәләләре һәм юнәлешләре турында сөйләшәчәк.

Моннан тыш, “Большая химия” регионның индустриаль парклары базасында дәүләт-шәхси партнерлыкны тормышка ашыру һәм дөнья химия базарының төп тенденцияләре мәсьәләләрен чишү өчен мөһим урын булачак.

Республиканың компанияләре стратегик программа кысаларында 2030 елга кадәр үзләренең инвестицион программалары турында сөйләячәк. Параллель рәвештә үтә торган технология һәм фәнни секцияләр утырышларында технология һәм материаллар белән тәэмин итүчеләр Россия сәнәгать комплексында соралган нефть табу, нефть-газ эшкәртү һәм нефтехимия өлкәләрендә уйлап табылган өр-яңа эшләр тәкъдим итәчәк.

Форумда шулай ук химия һәм нефтехимия сәнәгате предприятиеләре җитәкчеләре, Россия һәм дөнья компанияләре башлыклары, башкарма хакимиятнең төрле органнары вәкилләре катнаша.

Чара кысаларында Башкортстан һәм чит илләр нефтехимия предприятиеләре арасында берничә килешүгә кул куелыр дип көтелә. Форум үз эшен 18 майда тәмамлый.

"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча - http://www.bashinform.ru/news/461429/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International