Рөстәм Миңнеханов: KAZANSUMMIT кысаларында Казанда очрашу традициягә әверелде

2012 елның 17 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан ислам банкингы һәм финанслары буенча Россиядә тулы хокуклы үзәк булу өчен уңышлы позиция били. Бүген “Пирамида”да “KAZANSUMMIT 2012” делегатлары һәм кунаклары алдында ясаган чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов моңа аерым игътибар юнәлтте. Татарстан башлыгының чыгышы Россия төбәкләре белән Ислам хезмәттәшлеге илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә республиканың тәҗрибә мәйданы буларак роленә багышлаган иде.

Инде хәбәр ителгәнчә, халыкара инвесторларның, Россия һәм чит илләрнең хакимият вәкилләренең, финанс структуралары җитәкчеләре, эшмәкәрләр, эшлекле элитаның, Россиядән, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, БДБ, Ауропа, Азия илләреннән экспертлар һәм галимнәрнең “KAZANSUMMIT” мәйданына дүртенче ел рәттән җыелуы. Алар – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 30 дан артык иле, БДБ, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Якын Көнчыгыш илләре, Россия төбәкләре вәкилләре.

Быелдан тагын да зуррак дәрәҗәгә чыккан, “Россия һәм Исалм хезмәттәшлеге оешмасы илләренең икътисади хезмәттәшлеге” дип аптала башлаган Казан саммитын бу юлы да Стратегик форум ачып җибәрде. Аның беренче сессиясе Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасындагы элемтәләрне ныгытуда икътисади мөнәсәбәтләрнең роленә багышланды. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, ТР Инвестиөион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре урынбасары Хәмит Опелойеру, Федерация Советы рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, ПАСЕ ның элеккеге рәисе Мәүлид Чалышоглу, Россия туры инвестицияләр фонды генераль директоры Кирилл Дмитриев һ.б. катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, быелгы саммитта катнашучыларның күбесе өчен Казан саммит мәйданында очрашу матур традициягә әйләнде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, саммит Россиядә үз эшчәлекләрен башлап кына җибәргән, нәтиҗәле инвестицион мәйдан сайлаучы компанияләргә дә, халыкара капитал базарында инвестицияләр салу буенча тәҗрибә туплаган компанияләргә дә бердәй файдалы, дип саный Татарстан башлыгы. “Чарада мөһим халыкара инвесторларның, дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең, дөньяның өч дистәдән артык иленнән парламентарийларының катнашуы аңа югары статус бирә”, -дип ассызыклады ул. Рөстәм Миңнеханов быелгы Казан саммитында инвесторларга гомуми бәясе 10 млрд долларга якын булган 100 гә якын инвестиция проекты тәкъдим ителәчәген җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре тарафыннан “KAZANSUMMIT” белән кызыксыну артуына аерым игътибар юнәлтте. Илнең 13 төбәгенең быелгы саммитның тулы хокуклы катнашучылары булуы моны раслый.

Казан саммиты быел беренче тапкыр РФ Федерация Советының актив булышлыгында оештырылган. Татарстан башлыгы Россия төбәкләренең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән хезмәттәшлеген җайга салуда РФ Федерация Советының актив позициядә булуын искәртеп, әлеге халыкара чараны оештыруда ярдәм иткән партнерларга зур рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, яңа партнерлар кушылу алда торган максат һәм бурычларны зурайта гына.

Татарстан Президенты саммитта катнашучыларның игътибарын дөньяда ислам финансларының йогынтысы арта баруга, аларның Көнбатыш финанс системасына уңышлы конкурент булуына юнәлтте. “Ислам дөньясы зур табигый байлыкларны саклаучы да. Дөньядагы нефть запасының дүрттән өч өлеше мөселман илләре территориясендә урнашкан. Тарих күрсәткәнчә, Көнбатыш капитализмы берничә тапкыр финанс секторының үз мәнфәгатьләрен җәмгыять мәнфәгатьләреннән өстен куюы белән бәйле кыйммәтләр үзгәрешен кичерде. Аннан аермалы буларак, шәригать кануннарына нигезләнгән ислам финансларының этик кыйммәтләре тотрыклы нәтиҗәлелек, рискларның түбән булуын күрсәтә”, - ди Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ислам финансларының киләчәге зур булачагына шикләнми. Моңа мөселманнар белән бәйле уңайлы демографик вазгыять тә, мөселман җәмәгатьчелегенең керемнәре артуы да җирлек бирә. Бүген дөньяның 120 илендә1,5 млрд мөселман гомер кичерә, Россиядә исә һәр 6 кешенең берсе мөселман.

Президент Казанда 1998 елдан бирле Россия ислам университеты эшләве, биредә ел саен Россия төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән 400 гә якын студент белем алуы хакында да мәгълүмат бирде.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында 2011 елда республиканың әйдәп баручы финанс учреждениесе – “Ак Барс” банкның Шәхси секторны үстерү буенча ислам корпорациясе чараларын (60 млн доллар) сервис һәм транспорт инфраструктурасына урнаштыруны оештыруын ассызыклады. “Бу аз булса да, Россия бизнесында башкаларга юл ачучы шундый беренче тәҗрибә”, -дип билгеләп үтте Президент. Ул шәригать таләпләрен истә тотып башкарылган беренче халыкара килешү булды.

Президент ассызыклавынча, Татарстан бай тарихи һәм мәдәни тамырлары белән генә түгел. илдә икътисад үсеше буенча лидерларның берсе булуы белән дә горурлана ала. Республикада сәнәгатьнең нигез тармакларының планлы үсеше республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итә. Рөстәм Миңнеханов шулай да әлегә ирешелгән күрсәткечләр тыйнак, дип саный. 2016 елга кадәр ул республикада елына 1 кешегә җитештерелә торган сәнәгать продукциясе күләмен ике тапкырга артыру бурычы куелуын белдерде.

Рөстәм Миңнеханов “KAZANSUMMIT 2012”гә уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләде. Президент саммитта катнашучыларны быелгы Изге Болгар җыенына чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International