Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казан Кремлендә ТР Президенты Приморски крае губернаторы белән очрашты
2012 елның 17 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанга эш сәфәре белән килгән Приморски крае губернаторы Владимир Миклушевский белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Приморски крае делегациясе Татарстанга визит кысаларында Казан ИТ-паркында, шулай ук Яшел Үзән һәм Түбән Кама предприятиеләрендә булды.
Кремльдә Татарстан Президенты бу беренче очрашу түгел, алдагы очрашулар яхшы узган иде дип искәртте. “Безнең төбәкләр бер-берсенә кирәк. Хезммәтәшләр өчен тәҗрибә уртаклашу һәм элемтәләр бик мөһим. Безнең тырышуларыбыз нәтиҗә бирәчәгенә ышанам”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Приморски крае губернаторына VII Казан венчур ярминкәсендә катнашкан өчен рәхмәт белдерде. “Бу традицияне саклау зарур, сезнең хезмәттәшләр анда катнашырга тиеш, чөнки Россиядә венчур бизнесы башлангыч стадиядә генә әле. Тәҗрибә уртаклашу безнең өчен бик кирәк”, - диде ул.
Республика башлыгы очрашуда бүген Казанда “Kazansummit-2012” IV Халыкара саммиты ачылды дип белдерде.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов РФ, бигрәк тә Приморье крае алдында киләсе елда АТЭС форумын үткәрү бурычы тора. Бу форум белән бәйле чаралар Татарстанда да узачак.
ТР башлыгы Татарстан белән Приморски крае хезмәттәшлек итә алу мөмкинлеге бирә торган документ бар дип билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген төгәл проектлар, конкрет башкаручылар һәм сроклар кирәк. Моның белән бәйле рәвештә, ул Приморски крае губернаторыннан эшче төркем җитәкчесен билгеләүне сорады, ә Татарстан ягыннан ул ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров булачак. Бу Приморски краена сәфәр кысаларында, Владивостокта 30 июньдә узачак федераль Сабантуен үткәргәндә эш итү программасын имзалау өчен кирәк, чөнки хезмәттәшлекне үстергәндә кая ничек хәрәкәт итәргә икәнлекне белү зарур.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанга Приморски крае белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү кызыклы, шул исәптә студентлар һәм укытучылар белән алмашу, бизнесны үстерүдә диде. Республика Приморьега IT-юнәлешләрне үстерергә һәм программа продуктларын этәрүдә ярәм итәргә әзер булулын белдерде.
Федераль Сабантуй татарлар өчен генә түгел, ә бар халык өчен дә булачак, диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышы ахырында Приморски крае губернаторына һәм аның командасына Татарстанга белдергән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. “Без хезмәттәшлек итәргә ачык”, - дип тәмамлады ул сүзен.
Владимир Миклушевский үз чиратында Татарстан Президентына кунакчыл булуы өчен рәхмәт белдерде. “Татарстан электрон хөкүмәт, инновацион икътисад буенча алда бара. Моны күп кенә субъектларның Татарстанга өйрәнергә килүләре исбатлый. Бүген безнең алда Приморьеда электрон хөкүмәт, электрон дәүләт хезмәтләрен кертү, инновацион икътисад проеткларын үстерү бурычы тора. Туристлык секторын, шулай ук нефть һәм газ, судно төзелеше үстерү буенча Татарстан белән охшаш мәсьәләләр бар”, - диде ул.
Моннан тыш, Владимир Миклушевский федераль Сабантуй үткәрергә әзерләнәбез дип белдерде. “Бу мөһим вакыйга. Без аны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә тиеш”, - дип тәмамлады ул сүзен.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз