Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы ТР Язучылар берлеге бинасын карады
2012 елның 18 мае, җомга
Татарстан Язучылар берлеге урнашкан бина үзгәртеп корылып, бүген иртән ул ишекләрен ачты, без дә карап чыктык, диде “Казан” милли мәдәният үзәгендә уздырыла торганТатарстан Язучылар берлегенең XVII корылтаенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бина әдипләрнең иҗади эшчәнлегенә күбрәк мөмкинлекләр бирер, эшенә уңай тәэсир итәр, чөнки Язучылар йорты заманча җиһазлар белән баетылды, диде республика башлыгы.
Милли телне, гореф-гадәтләрне саклау, әхлакый һәм рухи кыйммәтләр теләсә кайсы чор җәмгыятенең төп кыйбласы булып калырга тиеш, ә әдәбият һәм язучыларның монда өлеше гаять зур. Мәгълүмати җәмгыятьтә язучы сүзенә элеккегечә ихтыяҗ бар, мәгълүматның сыйфади ягы һәм эчтәлеге тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш, заманча технологияләр исә Татарстан, татар әдәбиятын дөньякүләм киңлектәге мәйданга чыгарырга сәләтле – ТР Президенты шундый фикердә.
Язучы аерым критерийларга туры килергә тиеш, дип, Р.Миңнеханов андый кеше буларак күптән түгел дөньялыктан киткән Туфан ага Миңнуллинны атады: андый шәхесләр үзенә күрә нигезташ тәшкил итә һәм аларга тигезләнү кирәк, диде. Татарстан җитәкчелеге үз ягыннан берлек алдында биргән төп вәгъдәләрен үти, үтәргә тырыша, ләкин язучыларга авторлык гонорарлары билгеләү методологиясен, түләү механизмын яңадан әзерләргә кирәк, шул исәптән электрон басмаларда хезмәтләре дөнья күрә торганнар да игътибардан калмаска тиеш. Республиканың электрон китап проекты, Татарстан китап фонды, “тере” китапларда әсәрләрнең электрон формада чыгуы исә әдәбиятыбызны танытуда этәргеч булып тора, чыгымнары да күпкә ким, электрон версиядә әсәрләр укучыга да тиз барып җитә... Әдәби әсәрләрне башка телләргә тәрҗемә итү системалы булырга тиеш, республикага күп итеп кунаклар килә, Татарстан һәм татар халкы турында тарихка караган язмалар бар, ләкин әсәрләрне ничек итеп җиткерергә – монысы мәсьәлә, гомумән, эшне уңай якка үзгәртергә кирәк, дип басым ясап әйтте Президент.
Болардан тыш, эшләнә торган “Татар иле” сайты белән гамәлдәге “ТНВ” телеканалы Татарстанда чыккан басмаларны пропагандаласын, укучысына мәгълүмат биреп, китаплар белән даими таныштырып барсын, әдәби иҗатның абруен күтәрерлек итеп эшләсен. Әдәби тәнкыйтьчеләр дә, үз чиратында, укучыга теге яки бу басманың отышлыларын тәкъдим итсен, диде ул.
Язучылар берлекләре арасында халыкара, илкүләм планда багланышлар булырга тиеш дип саныйм, ләкин аның нинди формада буласын язучылар үзләре уйлашсын. Тагын Россия Федерациясе грантларына конкурсларда катнашу зарур, шулай ук Татарстан грантларын да гамәлгә кертик – тәкъдимнәр әзерләгез, дип мөрәҗәгать итте Татарстан Илбашы Рөстәм Миңнеханов каләм-сүз осталары алдында чыгышында. Гомумән алганда, Татарстан Язучылары берлегенең эшчәнлеген тотрыклы дип саныйм, дип канәгатьлек белдерде ул. Соңгы сүз итеп, барлык язучыларга ихлас рәхмәт сүзләре әйтте һәм иҗатларында уңышлар теләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз