Борынгы Болгарда 922 елда Ислам дине кабул ителүгә багышланган Истәлек билгесен ачу тантанасы булды

2012 елның 21 мае, дүшәмбе
Шушы төбәктә җиребезгә ислам дине ата-бабаларыбыз тарафыннан иңдерелгән – бу көнне һәрвакыт истә тотарга, тамырларыбызны барлап торырга кирәк һәм ул безнең өчен зур бәйрәм. Төп химаяче “АКИБАНК” белән “Татэнерго”ачык акционерлык җәмгыятьләренә, подрядчы “Грань” ҖЧҖенә һәм хезмәте кергән барлык кешегә олы рәхмәт, дип белдерде бүген Изге Болгар җирендә барган тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шушы төштә тагын килеп күрешергә насыйп булырына өмет баглады, Истәлек билгесе бинасы ачылу белән ихлас котлады.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, чыннан да, бик шатлыклы көн бүген, дип мөрәҗәгать итте якташларга һәм махсус килгән кунакларга. “Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин башлап шушы изге туфракка халыкны җыйды, һәм халык сукмагы ничә еллардан бирле өзелмәде. Ә бит руханилар арасында да әллә ни килергә ашкынмадылар, җитәкләп диярлек үзебезгә алып килергә туры килде”, - дип искәртте ул. Күпмегә мөмкинлек бар, тарихыбызны шуның кадәр тирәнрәк, тагын да борынгырак үткәнен өйрәнергә, күрсәтергә тиешбез, дип басым ясап әйтте М.Шәймиев.

Тантана соңында Р.Миңнеханов һәм М.Шәймиев, Гиннес рекордлар китабы әһелләре, мондый зур басма Коръән китабының булганы юк дип тел шартлатты, дип, Болгар дәүләт музей-тыюлыгы директоры Рафаил Мәхмүтовка дөньядагы иң зур басма Коръән булуын раслый торган Гиннесның рекордлар китабы сертификатын тапшырды.

Мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин бүгенге бу зур бәйрәмне якынайтырга тырышкан, хезмәте кергән барча бәндәгә рәхмәт сүзләре белән чыгышын башлап, Коръән-Кәримнең кайсы зуррак, кайсы кечерәк, дигән сүзләр йөрергә мөмкин, ләкин Аллаһы кешеләр каршында ул – бер, диде. Моннан 1422 ел элек ислам динен җирлегебездә аңлата башлаганнар, халык Коръән-Кәримле, динле икән, димәк, яңадан да кыямәт көнен ераграк тибәрәбез. Дәүләт-хөкүмәт җитәкчеләребез башлап бергә-бергә башкарган зур эш бу. Коръән-Кәримне шулкадәр кадерләвебез шәһри Болгарның кадер-хөрмәтен арттыру да дигән сүз, дип саный Т.Таҗетдин.

Шул рәвешле, республика җитәкчеләре төзүчеләр белән бергә фотосурәткә төшкәч, бина эченә узды. Изге Болгар җирендә 922 елның 21 маенда ислам динен кабул итүнең аксыл ташлы, алтын гөмбәзле Истәлек билгесе бинасы уртасындагы сигез почмаклы йолдыз рәвешендәге мәрмәр күтәртмә-урында “пропискага кергән” гаять зур – җир йөзендәге иң зур басма Коръән (150х200 см, 632 битле, авырлыгы - 800 кг) җыйнак кына салынган корылма эчендә аеруча олпат күренә. Аны сәнгати эшләнелеше буенча РФ Мәдәният министрлыгы мәдәни хәзинә буларак таный. Борма бизәкле витраж тәрәзәдән сөзелеп кергән кояш нурлары Коръән бизәлгән асылташларга “таеп”, нур көлтәсен тагын да мулрак сибә, җиһанны тагын да ямьлерәк итәсе килә сыман. Ул нурлар диварлардагы бизәкләргә кунып, әйтерсең, качыш уйный, ташка уелган борма бизәкләрне күрми китмә, яхшылап кара: анда Аллаһ сүзе бар, ди кебек... Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус Фәизов Казанда укыла башлаган хәтемне төгәлләп, Коръәннең соңгы сүрәсен укыды.

Болгарларның ислам динен дәүләт дине буларак кабул итү вакыйгасының төп һәм мөһим чыганагы - Әхмәд Ибн Фадланның Идел буена сәяхәте турындагы “Язма”сы (“Записка”). Безнең өчен үтә игелекле эш кылган әлеге затның Идел буе Болгар дәүләтенә аббасидларның Әл-Муктадир хәлифе илчелеге составында килеше була. Багдадтан илчелек 921 елда ерак сәфәр чыгып, 922 елда гына Болгар җирләренә килеп җитә. Әхмәд Ибн Фадлан шушы сәяхәт, болгарларның исламны рәсми кабул итү мизгелләре, шулай ук күп санлы этнографик белешмәләр теркәлгән тәфсилле хисап язып калдыра. Бүгенге Болгардагы Истәлек билгесе түрендә исә илчелек белән Ибн Фадлан узган маршрут сурәтләнгән карта ташка төшерелгән.

Бинаның җир куенын уеп төзегән аскы өлешендә исә, төшү белән, Багдад кунаклары белән Болгар дәүләте җитәкчелеге очрашуын сурәтләп мозаика рәвешендә эшләнгән гаять зур һәм нәфис панно диварга мәңгегә дип береккән. “Болгарлар тарафыннан Исламны кабул итү” панносы янәшәсендә Татарстан рәссамнарының 100ләп картинасы тарихыбыз, бүгенгебез хакында сөйли. Әхмәд Ибн Фадлан “Язма”сы шунда татар, рус, инглиз, немец, гарәп телләрендә теркәп куелган. Биредә музей-күргәзмә комплексы урнаша, анда күргәзмәләр, конференцияләр буласы.

Бүгенге тантаналы чара кысаларында Истәлек билгесе бинасында мөселманнарның Үзәк һәм Татарстан Диния нәзарәтләре арасында хезмәттәшлек һәм багланышлар булдыру буенча Килешү төзелде, аны рәисләр Т.Таҗетдин белән И.Фәизов имзалады. Шушы чараларда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. күп санлы рәсми затлар, руханилар, кунаклар, җирле халык катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International