Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2013 елның җәенә Казанда Универсиадада кулланылачак урамнарда төзелгән йортларның фасадларын тәртипкә китерәчәкләр
2012 елның 22 мае, сишәмбе
Казан шәһәренең урам-юл челтәрен Универсиадага әзерләү программасының гомуми күләме 39 млрд сум тәшкил итә. Ул үз эченә юлъаергычлар, җәяүлеләр өчен җир асты һәм җир өсте кичүләре төзелешен, гамәлдәге юлларны ремонтлауны, трамвай юллларын реконструкцияләүне, башкаладагы автомобиль юллары төзелешен, ремонтлау һәм реконструкциясен ала. Бүгенге көндә әлеге программа буенча якынча 17 млрд сумлык эшләр башкарылган. Быел әлеге программа буенча урам-юл челтәре төзелеше, ремонт һәм реконструкциясе өчен якынча 12 млрд сум үзләштереләчәк. Шуның 8 млрд сумы тулысы белән юл эшләренә генә тотылачак. Аның 6 млрд сумы Универсиадага әзерлек кысаларында бүлеп бирелгән, 2 млрд сумы республика казнасыннан бүленгән. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Иршат Минкин сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, 5 юлъаергыч буенча бүген сынау рәвешендә транспорт хәрәкәте оештырылган, алар рәсми рәвештә файдалануга тапшырылачак. Июнь ахырына тагын 2 юлъаергычта сынау рәвешендә хәрәкәт ачылачак. Шуларның берсе Җиңү Проспекты-Зорге юнәлешендә борылып китү өчен төзелгән участоклар.
Бу сезонда Татарстан башкаласындагы урам-юл челтәренең 10,5 процентында төзү, төзекләндерү һәм реконструкция эшләре алып барылачак. Моңа кадәр Казан юлларында мондый масштаблы эшләр башкарылмаган. Ремонтланачак юлларның гомуми озынлыгы 123 км һәм мәйданы 2,2 млн кв м тәшкил итә. Төзекләндерүгә 74 урам эләгәчәк. Бу исемлектә, беренче чиратта, Универсиада маршрутларына кергән урамнар урын алган. Шул ук вакытта программаны төзегәндә шәһәр халкының теләкләре һәм юлларның хакыйкатьтәге торышы да исәпкә алынган. Мәсәлән, баштарак Тукай урамы планда каралмаган булса, соңрак шәһәрлеләр тәкъдиме белән урамны капиталь төзекләндерүгә 175 млн сум бүленгән.
Иршат Минкин ассызыклаганча, Универсиадага Казан шәһәренең урам-юл челтәрен әзерләү программасында төп урынны Зур Казан Боҗрасын реконструкцияләү алып тора. Сәет-Галиев урамыннан Декабристлар урамына кадәр аралыкта элек төзелгән участокны да исәпкә алып, Боҗраның гомуми озынлыгы 26,9 км га җитәчәк. Быел Мамадыш тракты һәм Подлужная урамында реконструкция эшләре тулысынча тәмамланачак. Копылов һәм Тэцевская урамнарында эш дәвам итәчәк. Реконструкция эшләре быел 31,4 км юлда алып барылачак. Ә яңа салыначак юлларның гомуми озынлыгы 9,6 км булачак. Аерым алганда, С.Хәким урамында ике участокны төзеп бетерү ниятләнә. Шуннан соң әлеге урам Ленин дамбасын Миллениум күпере белән тоташтырачак. Өстәмә юл С. Хәким урамын Әмирхан проспекты белән дә бәйләячәк.
59 урамда гомуми озынлыгы 81,8 км булган юлларның өслекләрен яңартырга кирәк булачак. Юл эшләренә 1500 кеше җәлеп ителгән. Юл эшләренең төп өлеше җәй айларына туры киләчәк. Шушы кызу эш чорында Иршат Минкин хәрәкәтне чикләү графикларының бик уйлап, икенче юлдан узу мөмкинлеген исәпкә алып эшләнүен җиткерде. Юлларның сыйфаты аерым контрольдә. Төзелеш-төзекләндерү эшләренең сыйфатын заказчы булган Дәүләт төзелеш күзәтчелеге идарәсе, Казан шәһәренең капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе дә, проектлаучы- Татдорпроект институты да контрольдә тотачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз