Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты "ICL-КПО ВС" сәнәгать электроникасы заводы нигезенә хат белән капсула салды
2012 елның 24 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты ТР Лаеш районы Усад авылында сәнәгать электроникасы җитештерә торган «ICL-КПО ВС» заводының фундамент нигезенә киләчәк буынга атап хат белән капсула салды. Предприятие компьютер техникасын: шәхси компьютерлар, ноутбуклар, серверлар һәм башкаларны, сәнәгать электроникасын да - чыгару һәм җитештерү белән шөгыльләнәчәк.
Предприятиенең бер ел эчендә гомуми җитештерү көче 1 миллион техника эшләп чыгаруны тәшкил итәчәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, «ICL-КПО ВС» заводы инде күптән җирле, локаль Татарстан предприятиесе булудан туктады һәм сизелерлек җитештерү көченә, экономик күрсәткечләргә иреште.
“Бүген без - илнең ИТ-тармагы үсеше өлкәсендә тарихи вакыйга шаһитләре. Компания коллективы бурычлары күпкә амбициоз. Бу - ИТ-белгечләрне укыту, үз программа продуктларын алга җибәрү генә түгел, ә компьютер техникасын һәм сәнәгать электроникасын җитештерү көчен үстерү. Яңа заводны төзү – бөтен ил өчен үрнәк. Владимир Путин ил алдында югары квалификацияле эш урыннарын булдыру бурычын куйды, һәм яңа заводка нигез салу – аның йөкләмәсен үтәү. Әгәр дә завод булмаса, иң яхшы кадрлар илдән китәрләр иде”, - диде ул.
Татарстан Президенты чара кунакларының игътибарын завод территориясе янында ИТ-авылның бер өлеше төзелгәненә юнәлтте, анда яңа өйгә күчеп килгәннәр - «ICL-КПО ВС» компаниясе хезмәткәрләре яши. Хәзер алар Казандагы җитештерү сәнәгатендә эшлиләр. Әлбәттә, бу авылда яшәүчеләрнең бер өлеше яңа заводта да эшләячәк.
Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеге проектка һәрьяклап ярдәм итәчәгенә ышандырды һәм планнарның тиз арада тормышка ашуын теләде.
Завод күпбрендлы җитештерү сәнәгате буларак төзелә. Продукция компаниянең үз «ICL» һәм «RAY»брендлары астында да, «Fujitsu Technology Solutions» заказы буенча «Fujitsu» бренды астында чыгарылачак.
Монда башка дөньякүләм һәм илебез компанияләре дә заказларын урнаштыруы мөмкин.
Заводны төзү 3 этаптан тора. Төзелеш эшләре беткәч, 8 гектар җирдә 3 җитештерү комплексы һәм 2 инженерия үзәге сафка басачак. Беренче этапны башкару тулаем алганда 600 миллион сумны тәшкил итә.
Бүген завод территориясендә төзелеш эшләренә инде тотындылар. Беренче этапны 2013 елның беренче кварталында башкарып чыгу планлаштырыла.
Завод тулысынча 2017 елда эшли башлаячак.
“Заводны эшләтеп җибәрү сизелерлек дәрәҗәдә җитештерүне киңәйтеп җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Инде бүген «ICL-КПО ВС» Россиянең иң эре компьютер техникасын җитештерүчеләре өчлегенә керә, ләкин бу безнең мөмкинлекләребезнең чиге түгел”, - ди «ICL-КПО ВС» ААҖ генераль директоры Виктор Дьячков.
Аның сүзләренә караганда, инде берничә унъеллык элек ЭВМ Казан заводы илебез компьютер сәнәгате флагманы иде.
Заводны төзү Казанга Россиянең компьютер башкаласы статусын кайтарырга ярдәм итәчәк.
Виктор Дьячков киләчәк буынга дип язылган хатны укыды, анда 24 май көнне Татарстанда ИТ-тармагы үсешенең яңа чоры башлануына этәргеч була алырлык тарихи вакыйга булды, һәм заводның хәзерге хезмәткәрләре ЭВМ Казан заводы, «ICL» Британия һәм «Fujitsu» Япония компанияләре нигез салган традицияләрне киләчәк буын саклый, арттыра алуында ышана диелә.
Исегезгә төшерик, «ICL-КПО ВС» - югары технологияле компания, ул илнең эре ИТ-предприятиеләре исемлегенә керә. Эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – программа белән тәэмин итүне эшләү, консалтинг хезмәтләрен күрсәтү, системалы интеграция һәм копьютер техникасын җитештерү. Предприятие “Fujitsu” Япония корпорациясе белән бергә эшли.
2011 елда компания 1,3 миллиард сумлык 65 мең берәмлек үз продукциясен җитештергән. Быел 70 мең берәмлек продукция ясарга, ә 2014 елда бу күрсәткечләрне 100 мең берәмлеккә кадәр арттырырга планлаштырыла.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз