Алексей Песошин: Сатып алулар системасы дәүләт көйләвенең тулы кыйммәтле өлешенә әверелде

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты клоллегиясе утырышында катнашты. Утырышта ведомствоның 2018 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде.

Алексей Песошин ассызыклаганча, бүгенге көндә сатып алулар системасы дәүләт көйләвенең тулы кыйммәтле өлешенә әверелгән. Ул алга таба бу системаны үз вакытында камилләштерүне тәэмин итүнең, шул исәптә цифрлы технологияләр кертүнең һәм хезмәткәрләрнең профессиональлеген күтәрүнең мөһимлегенә басым ясады.

2018 елда дәүләт заказчыларының 500 дән артык хатасы ачыкланган, аларның күбесе сатып алуларны урнаштыру белән бәйле, дип билгеләде Татарстан Хөкүмәте башлыгы. “Икенче төрле әйткәндә, белгечләр тарафыннан күбесенчә техник яктан хаталар җибәрелә”, - дип ачыклады ул һәм җаваплы хезмәткәрләрнең квалификацияләрен күтәрү буенча тәкъдимнәр кертергә чакырды.

Кече эшмәкәрлек субъектлары сатып-алулары буенча уңай динамика саклана һәм бу эшне дәвам итәргә кирәк, дип белдерде  Алексей Песошин. Аз күләмдә сатып алулар буенча Татарстанның Биржа мәйданчыгы үзен күрсәтте, анда махсус исемлек буенча заказчылар кирәк-яраклары өчен көндәшле сатып алулар уздырыла.

Алексей Песошин ассызыклаганча, Дәүләт комитетының мөһим функциясе - үзәкләштерелгән сатып алулар оештыру. 2016 елдан мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә туклануны оештыру буенча сатып алулар һәм социаль юнәлештәге оешмалар өчен сөт продукциясе сатып алулар башкарыла.

“Номенклатура стандартлаштырылган, заказчылар сатып ала торган продукциягә бердәм бәяләр куелган. Без сатып алуларның нәтиҗәлелеге бюджет акчасын экономияләүдән тыш, сатып алына торган продукциянең сыйфаты белән дә билгеләнүне  аңларга тиеш. Шуңа барлык заказчылардан  продукцияне кабул иткәндә сыйфатын тикшерүләрен сорыйм”, - дип йомгаклады ТР Премьер-министры.

2018 елда Дәүләт комитеты тарафыннан гомуми суммасы 6,15 млрд сумга  1 мең 50 үзәкләштерелгән сатып алулар гамәлгә ашырылган. Республика товар җитештерүчеләре белән 4,5 млрд сумга килешүләр төзелгән. Уздырылган сатып алулар процедурасы нәтиҗәсендә бюджет акчасын экономияләү 369,9 млн сум тәшкил иткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International