Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янә кара пәрдәләрен элде... Әле күптән түгел генә, февральдә театр артисты Фирдәвес Әхтәмованы, аның артыннан директоры Шамил ага Закировны, аннары май башында драматургы Туфан ага Миңнуллинны бер-бер артлы мәңгелек йортка озатып, пәраләнгән йөрәгенә тагын төзәлмәс яра салынды – театр Артисты Шәүкәт ага Биктимеров вафат.
Камал театрын дер селкетеп иҗат иткән Шәүкәт абый бүген, аңа хас булмаганча, тын, сүзсез. Ак, кызыл чәчәкләргә күмелә барган мәрхүмнең аяк очыннан меңнәрчә кеше түбәнчелек белән баш иеп, аңа соңгы рәхмәтен пышылдап уза, кайсы тоткарланып, тамаша залында урын ала, кайсы эшенә, дөнья мәшәкәте белән юлын дәвам итә...
Матәм митингын башлап, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да шушы соңгы вакыттагы олы югалтуларны искәртеп, кичә 84 нче яшендә СССРның, Татарстанның, Россия Федерациясенең халык артисты һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге, Россиянең К. Станиславский исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров вафат булды, диде.
Татарстан башкаласы Казанда 1928 елда туып Саба районы Миңгәр авылында үскән, 1949 елдан язмышын республиканың баш шәһәре белән бәйләгән Шәүкәт ага алты дистәдән артык гомерен, талантын татар мәдәниятенә, сәнгатенә бирде, гомумән, халкыбызга, милләтебезгә хезмәт итте, иҗатын Камал театрына багышлады. Ул уйнаган рольләр – бихисап. Миллионлаган тамашачының йөрәгендә – Ул Әлмәндәр бабай, диде Римма Ратникова.
“Республикабызның гына түгел, бөтен татар халкының зур югалту кичергән көне бу. Шәүкәт абый минем райондаш кеше дә, аның иҗатын без барыбыз да яратабыз. Бер урында 63 ел эшләп, хезмәте белән халыкның олы мәхәббәтен яулаган шәхес ул. Бик күп образлар иҗат итте, ләкин иң истә калганы – Әлмәндәр бабай, һәм без киләчәктә дә аның образларын, Шәүкәт аганы онытмабыз... Шәүкәт абый, хуш, авыр туфрагың җиңел булсын”, - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Чыгышында илбашы, Шәүкәт Биктимеров исемен мәңгеләштерәчәкбез, дип сүз бирде.
Мондый очрашулар, авыр югалтулар, кызганычка каршы, артык ешаеп китте, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. “Шәүкәт Биктимеров, нинди генә җәмгыяти вазгыятьтә яшәмәсен, намусына тап төшермәде, халкыбызга җанын-тәнен биреп хезмәт итте. Мәңгелек рәхмәт сиңа, Шәүкәт... Шәүкәт Биктимеров – безнең халкыбызның намусы, йөз аклыгы, рух ныклыгы гәүдәләнеше. Мондый югалту кичерү безгә бик авыр... Шәүкәт Биктимеров хәтердә нурлы йөзле булып кала, аны халкыбыз беркайчан да онытмас. Хуш, мәңге үлмәс шәхес”, - диде М.Шәймиев.
Менә театрыбызның тагын бер йолдызы сүнде. Ләкин аның нурлары әле бик озак вакыт безне яктыртып, яшәргә көч биреп торыр, дип, Камал артисты Наилә Гәрәева Шәүкәт Биктимеров белән бергәләп иҗат иткән спектакльләрне, аңа бәйле рольләрен барлады. Мин генә түгел, оныгым да “Әлдермештән Әлмәндәр”дә Шәүкәт абый белән бергә уйнау бәхетен тойды... бәхил бул, Шәүкәт абый, без сине догабыздан калдырмабыз, дип вәгъдәләде иҗатташы.
Бу әллә нинди авыр ел булды бу: арабыздан бер-бер артлы иң затлы шәхесләребез китеп бара... Без бүген татарларыбыз арасындагы СССРның иң соңгы халык артистын, бар булмышы белән актер, сирәк очрый торган табигый талант, Камал театрының йөзек кашы, тарихы, легендасы Шәүкәт Биктимеровны озатабыз, дип сүз башлады ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин. ТАССРның Югары Советы депутаты булса да, СССРның Югары Советы депутаты булып сайланса да, зур җәмәгать эшләре алып барса да, төрле президиумнарда утырса да, ул, иң элек, Кеше һәм Актер булып калды. Без аны Ишан буларак та, Туктамыш хан, Бәхтияр Канкаев, Шәкүр карак, пролетариат юлбашчысы Ульянов-Ленин, үлемсез Әлмәндәр буларак та беләбез. Татар кешесенең, татар аксакалының нинди булырга тиеш икәнен татарның үзенә дә, бөтен дөньяга да күрсәтеп китте. Бөекләребез китә тора, аларны беркем дә алыштыра алмый. Ләкин аларның изге урыннары буш торырга тиеш түгел: яңа Әлмәндәрләрне сәхнәдә күрсәтерлек талантлы яшь Марсель Сәлимҗановларыбыз калкып чыгарга тиеш, әдәбиятка яңа “Әлдермештән Әлмәндәр”ләрне язарлык талантлы яшь Туфан Миңнуллиннарыбыз, аны сәхнәдә уйнарлык талантлы яшь Шәүкәт Биктимеровларыбыз булырга тиеш – Татарстанның халык шагыйре Р.Миңнуллин шулай дип бик хаклы әйтә. “Бөекләр киткән саен, без дә, алар урынына калганнар да үзгәрергә, җитдиләнергә, милләт, әдәбият-сәнгать алдындагы бөек җаваплылыкны үз өстебезгә алырга бурычлы без”, - диде ул.
Саба районы хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов, республика белән бергә Саба районы да зур югалтуда бүген, дип сүз алды. Үз авылы Миңгәрне Шәүкәт абый бик яратты, уңышларына куанып яшәде. Шәүкәт абый Биктимеровның исемен үзебезнең районда мәңгеләштерәчәкбез, дип вәгъдәләде.
Соңгы булып Шәүкәт Биктимеровның хезмәттәшләреннән Равил Шәрәфиев сүз алды.
Бүген безнең театр гына түгел, бөтен татар дөньясы, Россиянең күп милләтле, күптөрле театрлары олы кайгы кичерә. Татарның бөек Артисты, театрыбызның патриархы Шәүкәт абый Биктимеровны соңгы юлга озатабыз. Безнең театрның олы артистлары белән эшли башлап, алай гына да түгел, театрны төзүчеләр, аның корифейлары-төп баганалары белән бергә эшләп, үзе дә корифейга, театрның могиканына әйләнде. Без бүген Шәүкәт Биктимеров белән театрның зур өлешен озатабыз, театрның бер чоры белән хушлашабыз, диде Р.Шәрәфиев.
Ул үзенең урта буйлы гәүдәсе белән театрның татарның колач җитмәс имәне иде. Шәүкәт абый белән бергә сәхнәдә уйнау бәхете безгә дә тәтеде, бәхетле итте... Ул артист буларак амплуа дигән калыпка бервакытта кермәде, амплуасы юк иде: нинди генә жанрга алынса да, бертигез осталык белән уңышлы башкара, образларын иҗат итә иде. Әйтик, мәхәббәт геройлары булсынмы, социаль геройлармы, комедия, сатира, хәтта трагифарста да бертигез оста башкара торган Артист иде. Тискәре рольләр уйнаса, кайбер артистка әйләнеп тә карыйсы килми, ә моңа, “ах, шәп бит моның кабахәте!” дип тел шартлатасың – шундый сөйкемлелеккә ия артист иде ул. Аның уникальлеге тагын шунда – һәрбер артистның, гәрчә таланты булса да, аны яратып бетермәгән тамашачысы була, әмма Шәүкәт абый турында беркайчан һәм беркемнән дә, ул начар артист, дигән артист өчен җанөшеткеч сүз ишетмәдек, киресенчә, халыктан гел мактау һәм соклану сүзләре генә ишетеп тордык. Шәүкәт абый бәхетле артист иде, җәмәгате кинәт вафат булгач кына бәхетсезлекне тойды.... “Каберең нурлы, җаның тыныч булсын, Шәүкәт абый!” – дип хушлашты Равил ага.
В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры сәнгать җитәкчесе Александр Славутский да матәм чарасында мәрхүмнең туганнары, якыннары, Камал театры коллективы һәм халыкның кайгысын уртаклашып, коллектив исеменнән чыгыш ясады. Шәүкәт Биктимеровны соңгы юлга озатырга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, республиканың җәмәгать эшлеклеләре, галимнәре, язучылары, сәнгать әһелләре, халык килгән иде.
Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров бүген Казандагы Яңа Татар бистәсенең Татар зираты куенындагы мәңгелек йортка китте.