Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия республикасына сәфәре кысаларында Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давыдуглы белән очрашты. Әнкарада Төркиянең тышкы сәясәт ведомствосы резиденциясендә узган эшлекле төшке аштан соң ТР Президенты белән Төркия тышкы эшләр министры журналистлар алдында чыгыш ясады. Рөстәм Миңнехановның Әнкарага килүе Төркия ММЧ вәкилләрендә зур кызыксыну уятты. ТР Президенты белән Төркия тышкы эшләр министрының чыгышын төрле телеканаллардан уннан артык телевизион камера төшерде.
“Безнең илдә Татарсан Президентын каршы алу зур шатлык”, - дип билгеләп үтте Төркия тышкы эшләр министры. Ул Татарстан белән Төркия мөнәсәбәтләре актив үсеш ала дип ассызыклады. “Безнең өчен дуслык мөнәсәбәтләрен үстерүгә чикләр юк”, - диде министр.
“Кызганычка каршы, икътисади кризис нәтиҗәсендә Төркия белән Татарстан арасында тауар әйләнеше 800 млн. долларга кимеде, ә элек 3 млрд. доллар тәшкил иткән иде. Иртәгә Истанбулда Татарстан Президенты катнашында эшлекле форум уза. Бу безнең илләр арасындагы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне торгызу һәм киңәйтү өчен яңа этәргеч булыр дип өметләнәм”, - диде Әхмәт Давыдуглы.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.