ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры кубогына янгын-коткару спорты буенча XV Бөтенроссия ярышларында катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
Искә төшерәбез, Казанда узучы ярышларда \Россиянең барлык төбәкләреннән килгән 28 команда катнаша.
Алексей Песошин билгеләгәнчә, республикада спортның күп төрләрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Зур халыкара, бөтенроссия ярышларын уздыру өчен яхшы инфраструктура булдырылган.
Янгын-коткару спортына аерым җитди зур игътибар бирелә – ул кешеләрнең тормышына бәйле, дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
“Ярышлар инде традициягә керде, - дип билгеләде Алексей Песошин. - 2004 елдан алар Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә уздырыла. Быелгы ярышларда Россия төбәкләреннән килгән 550 дән артык спортчы катнаша. Ышанам, бу ярышлар барлык катнашучылар өчен мөһим вакыйга булачак”.
ТР Премьер-министры барысына да уңышлар һәм җиңүләр теләде.