Алексеев районы 2018 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингында 24 нче урынны били. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Алексеев районы советының хисап утырышында хәбәр итте. Утырышта Алексеев районы башлыгы Сергей Демидов катнашты.
Утырыш башланганчы Алексей Песошин махсус күргәзмә барышында җирле товар җитештерүчеләренең продукциясен карады, Алексеев районы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты.
Утырышта чыгыш ясап, ТР Премьер-министры Алексеев районының тулай территориаль продукты 2018 ел нәтиҗәләре буенча 8,5 млрд сум тәшкил итте, дип билгеләде. 2018 елның гыйнвар-ноябрь айларында уртача хезмәт хакы 30 мең 435 сум булды, бу узган елга караганда 22,2%ка күбрәк.
Алексей Песошин ассызыклаганча, тулай территориаль продуктта кече һәм урта бизнесның өлеше 2018 ел нәтиҗәләре буенча 30,9% тәшкил иткән.
“Алексеев районында эшкуарлык үсеше өчен көндәшлеккә сәләтле өстенлекләр бар. Районның географик урнашуы, үсеш алган транспорт юллары булу һәм су ресурсларына чыгу. Район аша Бөек Болгарга һәм тарихи Чистайга туристлык маршрутлары уза. Моннан тыш, районның үзендә туристик нокталар бар, шул исәптә Биләр шәһәре”, - дип билгеләде ул.
Алексей Песошин Алексеев районында иң өстенлекле тармак булып агросәнәгать комплексы тора, дип белдерде. АПК рейтингында Алексеев районы 2018 ел нәтиҗәлре буенча 24 нче урынны били.
2018 елда районда авыл хуҗалыгы тулай продукциясе 2 млрд 740 млн сумга җитештерелгән. 130,4 мең тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырылган, 32,3 мең тонна сөт җитештерелгән. Шуңа карамастан, АПК буенча уртача хезмәт хакы түбән – 18,4 мең сум. Бу күрсәткеч буенча район республикада 33 нче урында.
Утырыш тәмамланганда Алексей Песошин Алексеев районы тарихи урыннарга һәм ядкәрләргә бай, дип билгеләде. 2018 елда Изге Чишмә һәм Биләр авылы күлен яңарту проекты Бөтенроссия конкурсында җиңде. Конкурс нәтиҗәләре буенча федераль бюджеттан шактый акча бүлеп бирелгән.
“Сезнең бурычыгыз – республикабыз кунакларын һәм туристларны кабул итү өчен территория мөмкинлекләрен саклау һәм киңәйтү”, - дип өстәде Алексей Песошин.