“Җиңүчеләр уеннарында” онкология авыруларын кичергән балалар катнаша. Алар кичә Мәскәүдә М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркының спорт мәйданчыкларында башланды. Ярышларда Татарстан Республикасы исеменнән 7 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге Казан, Яр Чаллы, Нурлат, Чистай һәм ТРның башка районнарыннан 8 бала катнаша.
Балалар Рөстәм Миңнехановка тренировкаларга ничек әзерләнүләре, кызыксынулары һәм киләчәккә планнары турында сөйләделәр.
Балалар үзләрен ату ярышына стендлы ату буенча күп тапкыр дөнья чемпионкасы Светлана Демина әзерләвен аеруча горурланып әйттеләр.
Президент команданы беренче җиңүе белән котлады – кичә Аделина Гербулова 60 метр дистанциягә йөгерүдә көмеш медальгә лаек булды.
“Сез кайткач, без һичшиксез сезнең белән очрашырга мөмкинлек табачакбыз һәм сезне спорт ярашларында җиңүегез белән котларбыз. Сез республика данын яклыйсыз, сез - безнең җыелма команда һәм без сезгә бик тә ышанабыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Балалар ышанычны акларга сүз бирделәр.
Владимир Вавилов очрашу соңында Татарстанда мондый балаларның проблемаларына карата мөнәсәбәтне белгән “Җиңүчеләр уеннары” оештырчыларының 2014 елда чираттагы ярышларны Казанда үткәрү турындагы тәкъдимен яңгыратты.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.