Татарстан Премьер-министры: 2019 елга Түбән Каманың бурычы - алгарышлы резидентлар санын икеләтә арттыру

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районы эре нефть химиясе производстволарын берләштерү үзәге булып тора. Шуңа да карамастан, хакимият бизнесның барлык төрләрен үстерүгә игътибар бирергә тиеш. Яңа предприятиеләр үсеше өчен “Түбән Кама” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе мәйданчык булырга тиеш, анда резидентлар санын арттырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин район сессиясендә хәбәр итте. Сессия эшендә Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.

“Түбән Кама” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары статусын узган елда 6 компания алды, гомуми инвестицияләр күләме якынча 2 млрд сум. Бу 450 яңа эш урыны булдыру мөмкинлеге бирәчәк. 2019 елга сезнең бурыч - алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары санын ике тапкыр арттыру”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Премьер-министры район җитәкчеләренә.

Алексей Песошин  билгеләгәнчә, республикада алгарышлы социаль-икътисади үсешнең 4 территориясе булдырылган, алар арасында инвесторлар өчен көндәшлек көчәйгән. Шуның белән бергә, Татарстан Премьер-министры Түбән Кама районының транспорт инфраструктурасы, күпләп кулланучылар базары булу рәвешендә бәхәссез өстенлекләре, нефть химиясе комплексы белән кооперация мөмкинлекләре булуын билгеләп үтте.

Татарстан Премьер-министры үз чыгышында район хакимиятләрен авылны үстерү мәсьәләләренә зур игътибар биргәне өчен мактады. “Районда көн саен 87 тоннадан артык сөт җитештерелә, ул узган елга карата иң яхшы үсеш динамикасының берсе булып тора. Республика районнары арасында сез бер сыердан тәүлеклек савым буенча 6 нчы урын алып торасыз, бу начар нәтиҗә түгел. Шуның белән бергә сезгә омтылырга һәм үсәргә тагын урын бар», - дип фикерләре белән уртаклашты Алексей Песошин.

Түбән Кама районының актуаль мәсьәләләренең берсе булып, гадәттәгечә, экологик куркынычсызлык тора. Татарстан Премьер-министры сүзләренә караганда, гамәлдәге производстволарны модернизацияләү 3 ел эчендә һавага пычраткыч матдәләр чыгаруны 56 процентка киметүгә мөмкинлек биргән.

"Агымдагы елда “Түбән Кама нефть химиясе” ГАҖ биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләрен төгәлләү планлаштырыла, бу әйләнә-тирә мохитка тискәре йогынтыны киметергә мөмкинлек бирәчәк", - диде ул.

Алексей Песошин  экологик куркынычсызлык мәсьәләләре Татарстан Экология министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе аерым контрольдә тотарга тиеш, дип белдерде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International