Виталий Мутко Казанда Универсиада Дирекциясенең Күзәтүчеләр советы киңәшмәсен үткәрде

2012 елның 4 июне, дүшәмбе
Бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында, Казанга эш сәфәре кылучы РФ Спорт министры Виталий Мутконың Татарстанның спорт җәмәгатьчелеге белән очрашуы узды. Очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Виталий Мутко спорттагы югары казанышлар, массакүләм спорт үсеше, тренерларның вазифаларына кагылышлы мәсьәләләргә тукталды һәм кайбер өстенлекле юнәлешләргә игътибарны юнәлтте.

Аның беренчесе агымдагы елның җәендә Лондонда көтеләчәк Олимпия уеннарына бәйле. Федераль министр әйтүенчә, Олимпиадага, 37 спорт төре буенча ил данын яклаячак 440-450 Россия спортчысы юл тотачак. “Лондондагы бөтендөнья спорт уеннарына Россия җыелма командасы формалашып бетте диярлек. Ир-атлар арасында баскетбол буенча лицензия аласы калды. Олимпиадада 302 медаль уйнатылачак. Россия җыелма командасы 20-30 алтын медальгә дәгъва кылачак”, - дип белдерде Мутко. Ул ассызыклап узганча, илебезнең төп көндәше сыйфатында Бөекбританиягә исәп тотарга кирәк. “Уңыш кәеф корылышына, зур теләккә бәйле. Әмма иң беренче чиратта үз кырыңның факторын исәпкә алырга кирәк – бу уңышка таба 30 процент дигән сүз”, - дип билгеләп үтте Виталий Мутко.

Министр академик ишү, велосипед спорт төрләрендә чигенүебезгә карата зарларын белдерде, аның әйтүенчә, Бөекбританиядә, киресенчә, алга китеш сизелә, алар хәтта спорт гимнастикасына да үтеп кергән. Аның сүзләренә караганда, Америка һәм Кытай җыелма командалары да төп көндәшләр исемлегендә. Мутко фикеренчә, хәзерге вакытта көндәшлек шулкадәр көчәйде ки, ким дигәндә, 10 ил хәзер беренче урыннарга дәгъва кыла.

“Олимпиада программасында яңа спорт төрләре дә пәйда була, гольф, регби, фристайл, хатын-кызлар боксы кебек спорт төрләре барлыкка килә башлады, тик Россиянең әлегә бу мәсьәләдә сәяси активлыгы сүлпән”, - дип саный РФ Спорт министры.

“Лондондагы Олимпия уеннарына әзерләнүче Россия җыелма командасында Татарстаннан да вәкилләр бар. Аларга кагылышлы проблемалар туган очракта, шундук хәбәр итәргә кирәк”, - дип, Виталий Мутко күп кенә төбәкләрнең проблемаларны яшереп калырга тырышуын, ә нәтиҗәдә ил җыелма командасын уңайсыз хәлдә калдыру ихтималлыгына басым ясады. “Бу проблемаларны хәл итү төбәкнең үзенең дә көченнән килми, җитмәсә, бездән дә яшерәләр”, - ди ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International