Рөстәм Миңнеханов: Русиянең БСОна керүе АТЭС илләре белән хезмәттәшлек итүнең яңа мөмкинлекләрен тудырачак

2012 елның 4 июне, дүшәмбе
Россия рәислегендә бүген Казанның Теннис академиясендә дәвам иттерелә торган “Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге” - АТЭС форумы кысаларында сәүдә министрлары киңәшмәсендә РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья сәүдә оешмасы генераль директоры Паскаль Лами һ.б. рәсми затлар катнаша.

Мөхтәрәм җәмәгатьне башта сәламләп сүз алган Р.Миңнеханов Татарстан башкаласында әлеге форумның өч дистәдән артык чарасы узуын искәртеп, АТЭС икътисадлары делегацияләренең, Ерак Көнчыгыштан тыш, Россиянең башка әйдәп баручы субъектлары, шул исәптән Татарстан белән танышу мөмкинлеге дә бар, дип билгеләп үтте. Азия-Тын океан төбәге дөньяда хәзер динамик үсештә, нәкъ шуңа да бу төбәк илләре белән хезмәттәшлек итү Татарстанның тышкы икътисад буенча эшчәнлегендә өстенлекле ягы булып тора. Татарстан Республикасының Азия-Тын океан регионыннан географик яктан ерак урнашкан булуына карамастан, АТЭС илләренең дистәләгән фирмасы үз проектларын безнең республикада уңышлы гына гамәлгә ашыра, дип, Президент мисалга читтән югары технологияләр, капиталның нефть химиясе сәнәгатен төзүдә, машина төзү предприятиеләрен модернизацияләүдә, Татарстан технопаркларын булдыруда, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрен үстерүдә, республиканы мәгълүматлаштыруда һ.б. бик күп өлкәләрдә өлешен санап китте. Хезмәттәшлекне ачык мисалы буларак Америка-Россия хезмәттәшлеге җимеше сыйфатында җиңел машиналар җитештерүдә уртак SOLLERS предприятиесен, Япония корпорациясе, Кытай компаниясе белән берлектә аммиак, метанол, гранулада карбамид җитештерелә торган Россиядә иң зурлардан “Аммоний” проекты, нефть эшкәртүдә уникаль проект – ТАНЕКО комплексын барлыкка китерүдә Америка, Япония, Корея, Канада компанияләре катнашты, Сигапур вәкилләре белән берлектә “Электрон хөкүмәт” проекты тормышка ашырылды, кадрлар әзерләнде, яңа инновацион шәһәрчек һ.б. булдырылды. Хәзер үк тә Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең икътисади үсештә, дөнья базарына продукция җибәрүдә лидерларының берсе булып тора, АТЭС илләре исә Казан вертолет заводының “МИ-17” вертолетлары, Дакар серияләрендә күп тапкырлар җиңүгә ирешкән “КамАZ”лары, суднолар төзү предприятиесе продукциясе белән яхшы таныш, дип шәрехләде Р.Миңнеханов.

Азия-Тын океан төбәге икътисади хезмәттәшлеге мәсьәләсендә, Бөтендөнья сәүдә оешмасы ВТОга керү Россия өчен яңа мөмкинлекләр булдыра, ә АТЭС икътисадларының министрлары килүе һәм республикабыз белән танышуы бу процесска зур этәргеч бирер дигән өметтәмен, диде Р.Миңнеханов.

Фикерен дәвам иттереп, ТР Президенты, чит ил инвесторларын җәлеп итәр өчен республикада уңайлы шартлар булдырылган, төрле өлкәләрдә үсештә булган инфраструктурабыз бар, дип, "Алабуга" махсус икътисади зонасын, IT-парк, “Идея” технополисын һ.б. төр предприятиеләр барлыгына игътибарны юнәлтте.

Форсаттан файдаланып, сезнең илләрнең компанияләрн үзара отышлы хезмәттәшлеккә чакырабыз, дигән тәкъдим белән чыгып, болардан тыш, Татарстан зур гына мәдәни үзәк тә һәм аны, хаклы рәвештә, Россиянең өченче башкаласы дип атыйлар, диде республика башлыгы.

Шәрык һәм Гареб тоташкан, мөселман һәм христиан цивилизацияләре үрелгән, төрле милләт һәм конфессия вәкилләре бергә тынычлыкта яши торган җир, Европа белән Азия күрешкән-очрашкан төбәк бу. Тарих һәм архитектура һәйкәлләре булган Казан Кремле ЮНЕСКОның мәдәни мирас исемлегенә керде, дип Президент Кремль территориясендәге тарихи, мәдәни һәм рухи хәзинәләрне барлады.

Казанны Россиянең спорт башкаласы дип йөртәләр, сүзләре белән, алга таба Универсиада, дөнья чемпионаты кебек зур чаралар уздыру мәйданчыгы булуын билгеләп, шуларга бәйле төзелеш эшләре бару сәбәпле кайбер кыенлыклар өчен гафу үтенде.

Аннан соң сүз алган Игорь Шувалов та чыгышында Рөстәм Миңнехановның Татарстан һәм аның башкаласы Казанның илдә нинди әһәмиятле төбәк булуын раслап фикерләр әйтте. Бу төбәккә Универсиадага әзерлек мәсьәләләрендә еш киләм, яратып киләм, диде РФ беренче вице-премьеры И.Шувалов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International