АТЭС форумы чараларының Казанда да уздырылуы Татарстан өчен файдалы, бердән, республикага башка ил-төбәкләрне җәлеп итү булса, ә биредә әйдәп баручы илләрнең сәүдә министрлары катнаша, икенчедән, Универсиада алдыннан күп санлы кунакларны каршы алып хезмәт күрсәтергә өйрәнә тору, бөтен инфраструктураны әзерләү өчен дә кадерле - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый фикердә. Казанны АТЭС форумы чаралары мәйданчыгы итеп сайлап алулары өчен без Россия Федерациясе Хөкүмәтенә бик рәхмәтле – килсеннәр, үз күзләре белән күрсеннәр, ди республика башлыгы.
Чыннан да, Казан – үсештәге кала. Биредә килешеп була торган партнерлар бар, теге яки бу чараның ничек узасына борчылырлык җирлек бирми торган ышанычлы партнерлар, дип мактап телгә алды РФ беренче вице-премьеры И.Шувалов Татарстан җитәкчелеген.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.