Татарстанда санитар-экологик икеайлык дәвамында 15 млн. сумлык штрафлар салынган

2012 елның 5 июне, сишәмбе
Бүген, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнендә, республика территориясен санитар чистарту буенча узган ике айлыкка йомгак ясалды. ТР Хөкүмәт йортында узган чарада ТР Экология һәм табигый байлыклар, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, Урман хуҗалыгы, министрлыклары, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең, Роспотребнадзорның ТР идарәләре җитәкчеләре катнашты.

1 апрельдә башланып, ике ай дәвам иткән санитар чистарту акциясе барышында министрлык-ведомстволарның җайга салынган эшчәнлеге нәтиҗәле эш күрсәтү мөмкинлеген биргән. Республика территориясендә табигатьне саклау белән бәйле норма һәм кануннарны бозуның 10897 очрагы теркәлгән. Гаеплеләргә барлыгы 14 млн 900 мең сумнан артык штраф салынган. ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов яңгыраткан саннар әнә шундый.

“Иң катлаулы мәсьәлә булып төзелеш калдыклары кала. Әлеге проблема төзелеш бумын кичергән Казан каласында бигрәк тә актуаль”, - ди Рөстәм Камалов. Рөхсәт ителмәгән урыннардагы чүплекләрнең күбесе дә төзелеш калдыкларын үзбелдекләнеп бушатудан калкып чыккан. Рөстәм Камалов сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казанда төзелеш калдыкларын бушату өчен рөхсәт ителгән ике урын гына бар, шуның берсе – Самосырово чүплеге. Шуңа да калдыклар еш кына төнлә, кеше күрмәгәндә дип, йөк машиналарында урман кырыйларына, чокырларга ташыла икән. “Санитар ике айлык барышында җаваплы министрлык-ведомстволар катнашында әлеге затларны аулау өчен төнге рейдлар оештырылды. Алар үз нәтиҗәләрен бирде. Хәтта гаеплеләрне ачыклау эшенә пилотсыз идарә ителешле очкычлар да җәлеп ителде”, - ди Рөстәм Камалов. Министрның беренче урынбасары рөхсәтсез чүплекләр белән көрәштә “Халык контроле” системасының зур ярдәм итүен аерым ассызыклады.

Санитар ике айлык дәвам иткән чорда “Казан” аэропорты белән тимер юл вокзалын тоташтыручы интермодаль тармактагы чүплекләрга кагылышлы мөрәҗәгатьләр дә күп алынган. Бүгенге көндә террториянең 95 проценты чистартылган. Проблемасы чишелеп бетмәгән чүплекләр буенча эш алга таба дәвам итәчәк.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов бу чорда республика территориясендә юллар янындагы полосалардан һәм юл буйларыннан 2100 тонна каты көнкүреш калдыклары җыелып, чүплекләргә озатылуын җиткерде. Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин да санитар ике айлык нәтиҗәле узды, дип саный. Аның сүзләренә караганда, урманнардан 2 мең куб метр дан артык күләмдә каты-көнкүреш калдыклары чыгарылган, чишмәләр чистартылып, ял итү урынына әйләндерелгән, урманнар корыган агачлардан арындырылган.

Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ассызыклаганча, санитар чистарту билгеле бер чорда гына алып барыла торган эш түгел, ул даими барырга тиеш. Ләкин даимилекне тәэмин итүдә проблемалар бар әле. Чистартылган урыннар тагын чүп белән тула. Бүгенге матбугат очрашуында билгеләп үтелгәнчә, халык арасында аңлату эшләрен тагын да көчәйтергә кирәк. Җирле хакимиятләрнең дә каты көнкүреш калдыкларын туплау урыннары проблемасын чишүгә җаваплылыгын арттырырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International