Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан хөкүмәте "Яңа Тура" технополисы проекты тулысынча ярдәм күрсәтә
2012 елның 8 июне, җомга
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Яңа Тура” технополисына нигез ташы салынуга багышланган тантанада катнашты. Әлеге проект Россиядә дәүләт ярдәмендә шәхси инвестор акчаларына төзелә торган тәүге технополис. Аны гамәлгә ашыру өчен Казаннан ерак түгел генә – Яшел Үзән муниципаль берәмлеге территориясендә 250 гектарга якын мәйдан сайланган.
“Яңа Тура” проектының идеясе әлеге мәйданда заман таләпләренә җавап биргән сәүдә комплексын төзүдән гыйбарәт. Хәзер Казанда эшләүче базарларның күбесен бирегә туплау ниятләнә.
Инвесторлар технополисның беренче чираты төзелешен инде быел ук тәмамларга ниятли. Беренче чиратка кергән объектлар төзелеше 150 мең кв метрга якын мәйданда алып барылачак. Биредә потенциаль арендаторларга һәм резидентларга производство, склад, сәүдә биналарын, тулы хезмәтләр җыелмасын һәм профессиональ идарә тәкъдим итүче сәүдә-сервис технополисы калкачак.
Бу мәйданга охшаш профильдәге предприятиеләрне туплап, Россия дәүләт сәүдә-икътисад университетының Казан институты (филиалы) һәм Икътисад, идарә һәм хокук институты базасында фәнни-мәгариф үзәген төзү ниятләнә. Моннан тыш, кунакханә инфраструктурасы төзеләчәк.
Проектның инвесторлары – “Brack Capital Real Estate Russia” компаниясе белән “FGN Capital” инвестиция фонды. Алар технополисның беренче чираты төзелешенә 5 млрд сумга якын инвестицияләр салырга йөкләмә ала.
Киләчәк буыннарга хат салынган капсула белән технополисның нигез ташын салу тантанасына кадәр Президент Рөстәм Миңнеханов һәм “FGN Capital”ның Директорлар советы рәисе, технополисның идарә компаниясенең вәкаләтле вәкиле Александр Халдей “Яңа Тура” технополисы инвестиция проектын гамәлгә ашыру хакында шартнамә имзалады.
Нигез ташын салу тантанасында шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин, югары уку йортлары һәм инвестор-компанияләр вәкилләре катнашты.
“Мондый дәрәҗәдәге объектлар Татарстанда гына түгел, Россиядә дә юк. Бу глобаль проект. Ул күп сандагы эш урыннары булдырылган нигез предприятие булачак. Иң мөһиме, биредә бизнес һәм мәгариф кооперациясенә нигез салына. Инде сентябрь аенда без беренче җибәрү комплексын кулланучыларга тәкъдим итәргә тиеш”, - дип белдерде ТР Президенты үзенең чыгышында.
“Бу безнең республикадагы беренче объект. Ул үз эчендә фән, мәгариф һәм бизнесны берләштергән зур инновацияле комплекс. Казанда һәм Яшел Үзәндә яшәүчеләр биредә якынча 20-40 мең яңа эш урыны табачак. Фәнни-мәгариф кластеры биредә студентлар тормышының яңа учагын табачак. Агросәнәгать комплексы өчен биредә яңа логистика складлары барлыкка киләчәк”, - ди FGN Capital”ның Директорлар советы рәисе Александр Халдей.
Ул Татарстанда бизнеска булган мөнәсәбәтнең, дәүләт-бизнес мөнәсәбәтләре форматының үсешкә уңай йогынты ясавын ассызыклап үтте.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз