Бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанда эш сәфәрендә.Сәфәр программасында каралган төп мәсьәлә – Россиядә авиация сәнәгате үсешенә багышланган киңәшмә. Ул Россия Хөкүмәте башлыгы рәислегендә “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” базасында узачак.
РФ Хөкүмәте башлыгын "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия оборона министры Анатолий Сердюков, Идел буе округында РФ Президентының тулы вәкәләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.
Шунысы игътибарга лаек: Дмитрий Медведев моңарчы республикада берничә тапкыр булуга карамастан, аның Премьер-министр вазифасында Татарстанга бу беренче визиты. РФ Премьер-министры республиканың Югары Ослан районында киләчәктә булачак "Иннополис" инновацион шәһәренең урынына капсула салу тантанасында катнашачак.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.