Рөстәм Миңнеханов Болгарда Ак мәчет комплексын ачты

2012 елның 10 июне, якшәмбе
Бүген Болгарда Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган тантаналы чаралар уза.
Анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре советы рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов катнаша.
Шулай ук Болгарга килүчеләр арасында якын-тирә районнар һәм өлкәләрдән, якын һәм ерак чит илләрдән кунаклар, дин әһелләре, бу көннәрдә Казанда үтүче “Милли тормыш һәм дин” дип аталган бөтенроссия форумы делегатлары бар.
Бүген Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган тантаналы чара һәм Ак мәчет комплексы ачылышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Болгар җирлегендә бик күп мәчетләр булган һәм Ак мәчетне төзү дә борынгы мәчетләрнең тәртибен кайтару булып тора. Аның фикеренчә, бу игелекле эшләрне җыя торган урын булырга тиеш. “Безгә гореф-гадәтләрне саклап калырга, яшь буынны тәрбияләргә кирәк”, - диде ул, җыенга җыелган мөселманнарга мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Болгарны торгызу эшендә катнашучылар арта. “Бу проектны алга алып барган кешеләргә рәхмәт. Әлеге эшләр тынычлык, килешеп яшәү һәм дуслык хакына башкарыла”, - дип, ул бүген ачыла торган мәчетнең гыйбадәт кылу, очрашу урыны, шулай ук мәдрәсә булырга тиешлеген белдерде. Исламда булган бөтен казанышларның биредә чагылыш табуын ассызыклады, мәчетнең архитекторы Сергей Шакуровка рәхмәт әйтте.
ТР Президенты әлеге проект өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт әйтеп, Болгар һәм Зөяне торгызуның музей кыйммәтләрен сакларга мөмкинлек бирүен, гыйбадәт кылучыларның бирегә килү мөмкинлекләре ачылуын билгеләп үтте.
Мәчет төзелешенә “Металлоинвест" (Алишер Усманов), “Украина үсеше” хәйрия фонды (Ринат Әхмәтов, Анатолий Заболотный), “Татнефть” ААҖ (генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов), Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (Генераль секретарь Әкмалетдин Ихсаноглу) инвестицияләр керткән. Рөстәм Миңнеханов аларга да рәхмәтләрен юллады. Алишер Усманов та, Ринат Әхмәтов та бүгенге тантанада катнаша алмады. А.Усманов үзенең сәламнәрен юллаган, ә Ринат Әхмәтовның әнисе Нәкыя ханым Болгарга үзе килгән. Президент сүзләренчә, Ринат Әхмәтов Татарстанга, Исламга җылы карашта.
“Безне Ислам дөньясында беләләр. Әкмалетдин Ихсаноглуның безнең белән булуы – шуның ачык мисалы”, - диде Р.Миңнеханов.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу исә бүген Ак мәчет ачылуның үзендә канәгатьлек хисләре тудыруын билгеләп үтте. Җыен кунакларын Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр һәм 1 млрд. 500 млн. мөселман исеменнән сәламләде. Ул чит илдә уза торган мәртәбәле форум урынына Болгар җыенын сайлаган. Әкмалетдин Ихсаноглу бүгенге чараның ислам диненә игътибарның бер чагылышы дип саный. “Һәр кеше Болгарга килгән саен, Ак мәчетне карар һәм аның мөһимлегенә инаныр дип уйлыйм. Минем сезне Татарстанда ислам үсеше белән тәбриклисем килә. Бу хәл сезнең республика өчен генә түгел,бөтен дөнья мөселманнары өчен дә әһәмиятле. Ул татар халкының зур адымнарына ишарәли”, - диде Ә.Ихсаноглу.
Ул ТРның беренче Президентына Болгарны торгызуга тотынуы һәм Ак мәчет төзелеше өчен рәхмәт белдерде. “Болгарны торгызу – ул тарихи вакыйга. Бу мәдәни, рухи кыйммәтләрне кыйммәтләрне саклауның ачык мисалы”, - диде Ә.Ихсаноглу.
Ул Идел Болгарстанының ислам динен үз дине итеп кабул итүен, бирегә ислам килү белән, күп цивилизацияләр белән элемтәләр урнаштырылуын, шәһәрләр һәм мәгариф үсүен ассызыклап үтте.
ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев белдергәнчә, Ак мәчет республика җитәкчелегенең дә, кунаклар күңеленә хуш килгән. “Ак мәчет ниятләрнең чисталыгын күрсәтә. Бу хакта истә тотырга кирәк”, - диде ул.
Ул да үз чыгышында Болгар проектын тормышка ашыруга ярдәм иткән милләттәшләребезгә рәхмәт әйтеп, бердәм булганда зур эшләрне башкарып чыгып булуын белдерде, мәчетнең инвесторларын җылы сүзләр белән искә алды. Минтимер Шәймиев бигрәк тә мәчетне бизәкләү эшләре белән шөгыльләнүче Белоруссия осталарына рәхмәт белдерде.Аларның 1200 тонна мәрмзрне эшкәртүен һәм аларны хезмәте күзләрне иркәләвен әйтте.
Аның чыгышыннан да биредә белемле дин әһелләре әзерләү мәсьәләсе читтә калмады. Аның фикеренчә, кирәк булган очракта белгечләр чакырырга да мөмкин. Ә тандем буларак, РИУ, КФУ, ТР Фәннәр академиясе карала.
Шуннан соң М.Шәймиев Болгарны борынгы шәһәр буларак таныту юнәлешендә алып барыла торган эшләр белән таныштырып үтте. “Без бөтен дөнь өчен ачылабыз”, - диде ул җыенда катнашучыларга.
Аннан соң Ак мәчет төзелешенә зур өлеш кертүчеләргә ТР Президенты Рәмәт хатлары, “Яңарыш” фондының Рәхмәт хатларын тапшырылды.
Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин Ак мәчетнең ачылышы белән тәбрикләп, бу эшләрнең дәвамлы булуын теләде. “Халык моннан өзелмәсен, алдагы көннәрне дә шатлыкта үткәрергә язсын”, - диде мөфти.
Россия мөфтиләре советы рәистәше М.Бибарсов, җыенда катнашучыларны бәйрәм белән котлап, биредә бик күп биналарның төзелүен, аларның нур булып киләчәк буыннарга юл күрсәтсен дигән теләк белдерде. Болгарның тарихи урын булуын белдереп, ул 922 елда Идел Болгарстаны тарафыннан кабул ителгән ислам дине белән бүгенге көнгә элемтәнең сакланып калуын белдерде.
“Бу символ гына түгел,берләшү урыны да булсын. Моннан нур чыксын һәм киләчәк буыннарга йөз тотсын. Мәңге китми торган байлыкларны ныгытучы булсын. Эшләгән эшләр Аллаһы ризалыгы өчен булсын”, - диде М.Бибарсов.
Изге Болгар җыенында катнашучыларны шулай ук Төркия Республикасының Дин эшләре буенча идарә башлыгы Мәхмәт Гермез, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов, АКИБАНК ААҖ советы рәисе Илдар Галәветдинов һәм башкалар сәламләде. Ахырдан күмәк дога кылынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International