Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды. Быел абитуриентларны кабул итү тәртибендә кайбер үзгәрешләр бар, алар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының яңа боерыгы нигезендә регламентлана. Ул 2029 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
"Гадәттәгечә кайбер юнәлешләр буенча кабул итү тәртибе югары уку йортларының эчке кагыйдәләре аша җайга салына", – дип билгеләде вице-премьер.
Быел кабул итү тәртибендә яңалыклар түбәндәгечә::
"Татарстанда һәр югары уку йортында кабул итүнең билгеле бер үзенчәлеге бар. Шәхси казанышлар да исәпкә алына, монда заказ бирүче компанияләр зур роль уйный, алар югары уку йортларын кабул итү кампанияләрендә актив катнашалар", - дип ассызыклады Л.Фазлыева.
Абитуриентлар укырга керү имтиханнарын бирмичә яисә өстәмә имтиханнарсыз кергән очракта югары уку йортлары документларны 25 июльдә кабул итеп бетерергә тиеш, дип белдерде Л.Фазлыева.
Әгәр керү өчен иҗади яки һөнәри юнәлештәге өстәмә сынаулар каралган булса, документлар 20 июльдән дә соңга калмыйча, 15 июльдән дә иртәрәк кабул ителмәскә тиеш. Һәм 20 сентябрьдән дә соңга калмыйча югары уку йортлары түләүле белем алуга документлар кабул итүне тәмамлаячак.
Документларны абитуриентлар шәхсән үзе тапшыра ала. Моннан тыш, аларны югары уку йортларына почта элемтәсе, университетның мәгълүмати системасы яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә мөмкин.
Ләйлә Фазлыева квота буенча укырга керә торган абитуриентлар категориясен атады. Мәсәлән, инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар, ятимнәр һәм башка категорияләр өчен махсус квота каралган. Алар өчен югары уку йортлары бюджет урыннарының гомуми күләменең кимендә 10% бүлеп бирә.
Моннан тыш, бюджет урыннарының гомуми күләменең кимендә 10% ы РФ Геройлары, өч Батырлык ордены белән бүләкләнгән затлар, МХОда катнашучылар һәм аларның балалары өчен каралган.
Аерым квота чикләрендә аларны укырга керү сынауларыннан башка гына кабул итәләр. Иҗади яки һөнәри юнәлештәге өстәмә сынаулар булган очракта, искәрмә гамәлдә була.
Татарстан югары уку йортларына быел бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча укыту өчен 23,1 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән. Шул исәптән 413 бюджет урыны дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары өчен каралган, дип хәбәр итте ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Узган ел белән чагыштырганда бюджет урыннары саны 4,5% тан күбрәк арткан, диде ул.
Министр сүзләренчә, бюджет урыннарының 60% ка якыны өч эре югары уку йортына туры килә – Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм А.Н. Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты.
"Иң күп бюджет урыннары әзерлекнең инженер-техник юнәлешләренә һәм педагогикага бүлеп бирелгән", - дип билгеләп үтте Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Бу мәгариф һәм педагогика фәннәре, информатика һәм исәпләү техникасы, электр һәм җылылык энергетикасы, химия технологияләре, машина төзелеше кебек белгечлекләр төркемнәре һәм башкалар.
"Әзерлек юнәлешләре буенча мондый бүленеш узган уку елындагы кебек", - диде И.Һадиуллин.
Татарстанда 2025/2026 уку елына абитуриентларны 45 югары уку йорты һәм аларның филиаллары кабул итә, шул исәптән 28 дәүләт вузы.
Быелдан башлап абитуриентлар кабул итү сынауларының яңа исемлеге буенча узачак. Аның белән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының тиешле боерыгында танышырга мөмкин. Аннан кайбер юнәлешләр өчен профильле булмаган предметларны төшереп калдырдылар, дип хәбәр итте И.Һадиуллин.
"Мәсәлән, инженер-техник юнәлешләргә кергәндә чит тел буенча БДИ нәтиҗәләрен тәкъдим итәргә ярамый", - дип белдерде ул.
Шул ук вакытта барлык белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре өчен рус теленнән БДИ нәтиҗәләре мәҗбүри.