Рөстәм Миңнеханов Абу-Даби фонды генераль директоры Мөхәммәд Сәиф әл Сувәйид белән очрашты

2012 елның 11 июне, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Даби фонды генераль директоры Мөхәммәт Сәеф Әл Суваиди белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда ТР Тышкы эшләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Ак Барс” холдинг компаниясе ААҖ генераль директоры Иван Егоров һ.б. катнашты.
Яклар ислам илләре белән мөнәсәбәтләрне үстерү һәм республикага инвестицияләр җәлеп итү кысаларында Абу-Даби фонды белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре бенча фикерләштеләр.
Искәртеп узабыз, бүгенге көндә Абу-Даби фонды Казакъстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан һ.б. кебек БДБ илләре энергетика, транспорт, авыл хуҗалыгы үсешенә кредитлар биреп актив хезмәттәшлек итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International