Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы Финляндия Республикасында эш сәфәре кысаларында III Россия-Ауропа инновацион форумында һәм XXI Ауропа бизнес-инновацион үзәкләре челтәре конгрессында катнаша.
Чара Лаппеенранта шәһәре технология университеты базасында уза.
Илдар Халиков чарада катнашучыларны III Россия-Ауропа инновацион форумы эше башлану белән котлады һәм Татарстан Республикасы экспозициясе белән танышырга чакырды. Аның сүзләренә караганда, Татарстан делегациясе составына вузлар, сәнәгать предприятиеләр белгечләре, инновацион мәйданчыклар – технопарклар, технополислар топ-менеджерлары, шулай ук республиканың хөкүмәт структурасы җитәкчеләре кергән.
Бүген Россия – чыннан да Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына түгел, аның төбәкләре дә, диде Илдар Халиков. Татарстан тотрыклы һәм динамик рәвештә үсеш алучы федерация субъектларының берсе. 2011 елда Татарстан “Форбс” журналы версиясе буенча бизнес һәм инвестицияләр үстерү өчен Росиянең иң яхшы төбәкләренең берсе булып танылды.
Татарстан Премьер-министры республиканың 2011 елда ирешкән икътисади нәтиҗәләре, шулай ук якын арада гамәлгә куелачак перспективалы проектлары турында кыскача сөйләде. 2012 елның май-июнь айларында Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге форумы (АТЭС) кысаларында министрлык киңәшмәсе уңышлы узды, 2013 елның июлендә Казан Җәйге универсиаданы кабул итә, 2015 елда – спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын, ә 2018 елда – футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын дип искәртте ул.
Илдар Халиков чираттагы “Химград” технополисын да тәкъдим итте, бүген анда 170 компания-резидент урнашкан.
Илдар Халиков кече һәм урта бизнесның эре сәнәгать предприятиесе белән уңышлы эш алып баручы проекты буларак “Мастер” Кама индустриаль паркын атады. Проект 2004 елда “КАМАЗ” ААҖнең бушаткан мәйданчыкларында булдырылган һәм бүген анда 190 компания-резидент эшли. “Мастер” КИП автокомпонентлар чыгарып “КАМАЗ” автогигантына ярдәм күрсәтә, дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры.
Республикада гамәлгә куелган соңгы проектларның берсе – инновацион шәһәр “Иннополис-Казань” спутнигы. 9 июньдә Россия Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан башкаласына визит кысаларында бу проект нигезенә таш салды.
Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев җитәкчелегендә сезонлы куркынычларга әзерлек буенча бөтенроссия селектор киңәшмәсе узды. Анда гадәттән тыш ведомство башлыгы Александр Куренков катнашты. Видеоконференцэлемтә буенча киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов катнашты.