Бүген Влидивостокта Казан мәчете нигезенә беренче ташны салу тантанасы булды. Әһәмиятле вакыйгада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Приморье өлкәсенең вице-губернаторы Ирина Василькова, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин, Приморье өлкәсе мөфтие имам Абдулла Ишмөхәммәтов һәм башкалар катнашты.
Ирина Василькова сүзләре буенча, бу көн Приморье өлкәсендә яшәүче татарлар һәм башкортлар өчен үзенчәлекле. “Мин бу көннең безнең өчен һәрвакыт үзара тирән ихтирам, толерантлык, бөек ватаныбызда яшәүче халыкларның үзара аңлашу символы булуын телим. Мин бу көннең һәрвакытта да мәдәният һәм традицияләрнең төрлелеге, Россиянең барлык халыкларының рухи берлеге символы булып калуын телим ”, - дип билгеләде И.Василькова.
Рөстәм Миңнеахнов бүген Владивостокта бер үк вакытта ике җитди чара: мәчет нигезенә беренче таш салу һәм федераль Сабантуй - булуын искәртте.
“Бер ел элек без моның турында хыяллана идек, ә бүген бу тормышка ашты”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов булачак Казан мәчетенә дип, барлык мөселманнарның изге китабын – Коръән тапшырды.
Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин шулай ук барлык Приморье мөселманнарын бу әһәмиятле вакыйга белән котлады.
Имам Абдулла Ишмөхәммәтов сүзләренчә, Владивосток халкы, барлык Приморье өлкәсе мөселманнары өчен бу - әһәмиятле вакыйга, чөнки алар аны 15 елдан артык көткән.
Билгеләп үтик, хәзерге вакытта шәһәрдә бер мәчет тә юк, бары тик гыйбадәтханә генә бар.