Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле төзелүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов сәламләве
2012 елның 21 августы, сишәмбе
Кадерле дуслар!
1937 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле төзелү татар һөнәри музыка, җыр һәм бию мәдәниятен үстерүдә мөһим вакыйга булды.
Бай тарихлы әлеге җитмеш биш ел эчендә алар гаять зур иҗади юл узды. Татар халкының милли мәдәнияте казанышлары белән гомум кызыксыну дулкынында барлыкка килеп, кыска гына вакытта филармония һәм җыр-бию ансамбле бөтенсоюз киңлекләрендә танылу алды, Татар опера һәм балет театры һәм Казан дәүләт консерваториясе белән берлектә, яшь республикабызның визит карточкасына әверелде.
Бүген алардан башка Татарстанның һәм татар халкының музыка тормышын күз алдына да китереп булмый. Филармония һәм җыр-бию ансамбле коллективлары, озак еллар дәвамында Җир шарының төрле почмакларында чыгыш ясап, игелекле һәм мөһим миссия башкаралар, чын мәгънәсендә татар мәдәнияте илчесе, аны армый-талмый пропагандалаучы һәм популярлаштыручы булып торалар.
Татарстанның бу эре концерт оешмалары тирәсендә араларында И.В. Әүхәдиев, З.С. Әхмәтова, Ф.Ә. Гаскәров, А.С. Ключарёв, О.Р. Лундстрем, Н.Г. Рахлин, Җ.Х. Фәйзи, А.И. Шутиков һәм башкаларның исемнәре аерылып торган бөтен бер плеяда барлыкка килде.
Данлы иҗади елъязманы дәвам итеп, филармония «Татар җыры» халыкара конкурсы, «Филармониада» халыкара музыкаль сәнгать фестивале һәм башкалар кебек заманча, дәрәҗәле конкурсларны һәм фестивальләрне оештыручылар арасында булды. Коллектив әгъзаларының иҗади осталыгы үсә бара, гастроль эшчәнлеге киң җәелә.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективларының гаять зур иҗади потенциалы, кабатланмас эш тәҗрибәсе, шулай ук милли мәдәнияткә чын күңелдән бирелгәнлеге татар халкының музыка мирасын саклауга һәм аны бөтендөнья мәдәни киңлекләренә чыгаруга зур этәргеч бирер, дип ышанам.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.