Рөстәм Нигъмәтуллин РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршында совет утырышында катнашты

2019 елның 26 июле, җомга

Кичә, 2019 елның 26 июлендә, Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы  советның эшче төркем утырышында катнашты.

Утырыш округ төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Утырышны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий уздырды.

Бу чарада шулай ук төбәкләр, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук “Рус география җәмгыяте”  әгъзалары катнашты.

Татарстаннан утырышта ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, туризм буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров катнашты.

Утырышта чыгыш ясап, Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстанның соңгы елларда РФ төбәкләре арасында туризмны үстерү буенча берничә тапкыр лидер булуын искә төшерде. 2018 елда вакыйгалы туризм өлкәсендә Russian Event Awards Илкүләм премия нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясе төбәкләре рейтингында беренче урынны алды. Шулай ук Татарстан National Geographic Traveler Awards 2018 премиясенең “Россия гастрономик туризм” номинациясендә җиңүче булды.

2018 елда республикага туристлар агымы 3,4 млн кеше тәшкил итте, бу 2017 ел күрсәткеченнән 9,6%ка күбрәк.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий сүзләренчә, бүгенге тема округ өчен зур әһәмияткә ия. Татарстанда туристларны җәлеп итү үзәкләре бар. Алар арасында ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән Казан Кремле, Болгар тарих-археология комплексы, Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәре монастыре, Түбән Новгород өлкәсендә дөньякүләм танылган Изге Троица Серафим-Дивеев хатын-кызлар монастыре һәм Саров чүленең Успение монастыре урнашкан. Округның үзенчәлеге - аның территориясе буйлап зур су артерияләре, беренче чиратта, Идел һәм Кама елгалары узуы тора, ул елга туризмын үстерү мөмкинлеге бирә.

Киңәшмә барышында эшче төркемнең эш планы, доклад структурасы һәм Совет утырышына мәгълүмати-аналитик материаллар формалаштыру өчен сораулар исемлеге тикшерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International