Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Карнеги Меллон университетының инновацион үзәкләрендә булды
2012 елның 5 сентябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Карнеги Меллон университетының архитектура факультетында “Разумное рабочее пространство” проекты белән танышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Президентын сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Идел буе федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һ.б. озатып йөрде.
Искәртеп узабыз, Рөстәм Миңнеханов Карнеги Меллон университеты эшчәнлеге һәм аның тикшеренү үзәкләре белән танышу өчен Питтсбург шәһәрендә эш сәфәрендә. Бүген Татарстан Хөкүмәте белән Carnegie Mellon University (CMU) – iCarnegie мәгариф бүлекчәләре мөнәсәбәтләр турында меморандум имзаланды.
“Разумное рабочее пространство” (Intelligent Workplace Lab) 630 кв.м мәйданны били. Лаборатория эш бүлмәләре дизайны өлкәсендә тикшеренүләр һәм инновацияләр белән шөгыльләнә. Мондый тикшеренүләр индивидуаль уңайлык тудыру һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру исәбенә офис хезмәткәрләре тормышын яхшырта дип күзаллана.
Татарстан Рсепубликасы делегациясе әгъзаларына архитектура һәм дизайн, шулай ук электр энергиясен саклау принциплары, эш урынын яктырту өчен көндезге ут куллану, әйләнә-тирәгә начар йогынтыны киметү таләпләре кергән заманча проектлау һәм төзелеш принципларын тәкъдим иттеләр.
Архитектура мәктәбе директоры Дональд Картер (Donald Carter) яңа шәһәрләрне һәм районнарны планлаштыру проектлары турында сөйләде. Шулай итеп Карнеги Меллон университеты проектлары Һиндстанда, Россиядә, аерым алганда, Мәскәү өлкәсендә һәм Новокузнецкида гамәлгә куелган.
Моннан тыш, кунакларга Питтсбургның 30 нчы еллардан соң хәзерге вакытта кадәр нинди үзгәрешләр кичерү хакында да сөйләделәр. Әгәр элек шәһәр икътисады корыч кыю сәнәгатенә басым ясаса, хәзер икътисадның төп өлкәләре – мәгариф, сәламәтлек саклау, робототехника һ.б.
Карнеги Меллон белгечләре “Иннополис” белән Казан арасында элемтә булдыру өчен җәмәгатьчелек транспорты белән тәэмин итү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Казанның киләчәк үсеше өчен озак вакытка планлаштыру, мәгарифкә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга инвестицияләр кертү, шәһәр үзәген җәмәгатьчелек транспорты белән тәэмин итү уңай факторлар булып тора.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Карнеги Меллон университетының Күңел ачу технологияләре үзәгендә булды. Бирегә укуларын дәвам итү һәм магистр дәрәҗәсен алу өчен төрле академия юнәлешендәге студентлар җыелган. Студентлар ике ел дәвамында мәгариф программасы кысаларында команда белән уртак проектлар өстендә эшләргә өйрәнә – алар дизайнерлар, анимация белгечләре, рәссамнар, ИТ-белгечләр, программистлар. Аннары белгечләр интерактив медиа индустриядә хезмәт куя, “Дисней”, “Пиксар”, “Электроникс Артс” кебек компанияләрдә аларга ихтыяҗ бар.
Күңел ачу технологияләре үзәге директоры Ребекка Ломбарди укыту нигезе сәнгать белән заманча технологияләрне берләштерүдән гыйбарәт дип сөйләде. Студентлар интерактив уеннар, ПК өчен уеннар, анимацион фильмнар эшли. Бүген андый үзәкләр Япония, Испания, Португалиядә бар.
Аннары Татарстан Рсепубликасы делегациясе әгъзалары Робототехника үзәге эшчәнлеге белән танышты, шулай ук Карнеги фәнни үзәгендә булды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз