Рөстәм Миңнеханов Украинаның әйдәп баручы авиатөзелеш предприятиеләрендә булды

2012 елның 10 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Украинада эш сәфәрендә. Республика башлыгы Киевта “Антонов” дәүләт предприятиесенең очыртып сынау базасында, шулай ук Украинаның әйдәп баручы авиатөзелеш предприятиеләрендә булды.

Татарстан башлыгы “Антонов” ДП президенты- генераль конструкторы Дмитрий Кива озатуында предприятиенең модель рәтләрен, шулай ук дөньяда бердәнбер зур самолет Ан-225 «Мрія», яңа Ан-70 транспорт самолетын карады. Соңгысын Казанның Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә дә чыгаруны оештыру ниятләнә.

Рөстәм Миңнеханов авиация техникасын статистик сынау залында, җыю цехларында булды, очу имитаторлары һәм компьютер проектлау комплекслары эше белән танышты.

“Антонов” ДПдә булган сөйләшүләрдә Россиянең Украинадагы илчесе Михаил Зурабов катнашты. Яклар Казанда Ан-70 самолетын җитештерүне оештыру перспективалары буенча фикер алышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International