Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты Украина Премьер-министры белән очрашты
2012 елның 10 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Украинага эш сәфәре кысаларында Украина Премьер-министры Николай Азаров белән очрашты. Очрашуда Татарстан делегациясенең башка әгъзалары – ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ генераль директоры Васил Каюмов катнашты.
Украина Хөкүмәте җитәкчесе Николай Азаров очрашуны ачып, республика бизнес һәм хакимият вәкилләре белән очрашулар нәтиҗәсендә Татарстанның динамик үсеш алучы икътисады белән таныш булуын белдерде. “Татарстан белән безнең мөнәсәбәтләр яхшы”, - дип белдерде Н.Азаров.
2011 елда ирекле сәүдә зонасы турында килешү имзалагач Россия белән Украина тауар әйләнеше 40 процентка артты, дип билгеләп үтте ул. “Әлбәттә, мондый динамиканы тоту кыен, әмма без сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр тагын да үсеш алуын, бернинди каршылыклар булмавын телибез. Бу безнең позиция”, - дип ассызыклады Украина Премьер-министры.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Николай Назаровка бүген “Антонов” ДП булуын белдерде. “Бүген без ил Президенты һәм Украина Президенты тарафыннан бирелгән йөкләмәне гамәлгә ашыру барышы буенча җентекләп фикер алыштык, - дип белдерде Р.Миңнеханов. - “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ предприятиесе үз территориясендә Ан-70 производствосын урнаштырырга тиеш. Без шул уңайдан фикер алыштык, әлбәттә, без бу проектны гамәлгә куюда ярдәм итәрсез дип ышанам”.
Республика башлыгы бүген Украинага эш сәфәре кысаларында Ан-70 самолеты өчен двигательләр әзерләргә тиешле “Мотор Сич” мотор төзелеше заводында булырга җыенуын белдерде. “Ул бүген дә безнең эре партнерларыбызның берсе – “Мотор Сич” двигательләре Казан вертолетларына куела”, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
“Бүгенге көндә “КАМАЗ” да Украинага үз продукциясен тәкъдим итә, республика нефтехимия продукциясенә дә ихтыяҗ бар, без тауар җибәрү күләмен артырырга ниятлибез, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. – Шул ук вакытта сездән азык-төлек, машина төзелеше сәнәгате продукцияләре алабыз”.
Бүген Татарстан Президенты эшлекле сәфәре кысаларында Запорожьеда “Мотор Сич” мотор төзелеше предприятиесе производствосы белән танышачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз