Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" конкурслары җиңүчеләрен тәбрикләде
2012 елның 12 сентябре, чәршәмбе
Бүген ТР башкаласында “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР экология һәм табигать ресруслары министры Артем Сидоров, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Чараны Артем Сидоров ачты. Ул, лаеклы эшләр бик күп булу сәбәпле, республика конкурсы комиссиясе бик катлаулы сайлау алдында калуын билгеләде. Шулай ук ТР экология һәм табигать ресурслары министры үзенең сәламләү сүзендә тантанада катнашучыларга республиканың экологик иминлеген тәэмин итүдә уңышлар теләде.
Илдар Халиков тантанада катнашучыларны сәламләде. “Экология -без яши торган тирәлек. Аның без яши торган җирнең киләчәге, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз киләчәге булуы тагын да мөһим. Без зур тарихка ия, һәм аның бик күп этаплары бар. Без экологиянең ни дәрәҗәдә җиңел юкка чыгарылуын һәм аның торгызылуы ни дәрәҗәдә катлаулы булуын беләбез. Бүген һәр көнне бу мәсьәләләр белән шөгыльләнүчеләргә рәхмәт белдерәсе килә. ТРның эре предприятиеләре ел саен бу чараларга миллардлар кертә. Бу елның лидерлары булган компанияләр моны хокукый вазыйфалардан чыгып эшләми, ә бу аларның җитәкчләренең гражданлык позициясе, күңел теләге, бүгенге тормыш, Татарстан һәм аның киләчәге алдында әхлакый җаваплылык”, - дип билгеләде ТР Премьер-министры.
Илдар Халиков Бөтенроссия әһәмиятенә ия предприятиеләр арасында нәтиҗәле экологик программа өчен конкурста җиңүче “Татнефть” ААҖ бүләк тапшырды. Бүләкләнгәннәр арасында шулай ук “Производственное объединение завод им.Серго” ААҖ (Яшел Үзән), “Майский” теплица комбинаты һ.б. булды.
Бүген бүләкләрне һәр көн ТРда әйләнә-тирәне саклау эшенә зур өлешен кертә торган республиканың алдынгы предприятиеләре һәм оешмалары, мәгариф, социаль өлкә, сәламәтлек саклау учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар алды.
Тантанада “Халык контроле” проектында актив катнашучыларны да билгеләделәр. Мәсәлән, Яр Чаллыдан Ләйсән Махиянова, туган шәһәрендә чүп урыннарын фотога төшереп, алар турында язганы өчен, диплом алды. Хәзерге вакытта бу урыннар юкка чыгарылган.
Моннан тыш, иң мөһим экологик мәсьәләләрне хәл итү буенча эшне актив рәвештә яктыртучы иң яхшы журналистлар билгеләнде. Бүләкләнгәннәр арасында “Татар-информ” МА рус редакциясе хәбәрчеләре дә бар. Ә татар редакциясе хәбәрчесе Миләүшә Низаметдинова "Шәһәрләр һәм районнар массакүләм мәгълүмат чаралары "төркемендә "Электрон басмаларда чыккан иң яхшы материал" номинациясендә икенче урын яулады.
Исегезгә төшерик, “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” конкурслары 2004 нче елда ТР Хөкүмәте карары нигезендә расланды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз