Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Новосибирск өлкәсе татарлары белән очрашты
2012 елның 14 сентябре, җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирскига эш сәфәре кысаларында татар җәмәгатьчелеге активистлары белән очрашты. Очрашуда ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Бөтендөнья татарлар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.
Хәзерге вакытта Новосибирски өлкәсендә 24 меңнән артык татар яши. Төбәктә 2 эре татар оешмасы – Новосибирски өлкәсе татар иҗтимагый милли-мәдәни төбәк автономиясе һәм Новосибирски өлкәсе татар мәдәният үзәге эшли. Бүген әлеге оешма вәкилләре Татарстан Президенты белән очрашуда катнашты.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга рәхмәт белдерде. Ул Россия күпмилләтле ил һәм халыклар үз гореф-гадәтләрен, телләрен, мәдәниятләрен сакларга тиеш дип билгеләп үтте. “Без республикадан читтә яшәүче татарлар белән элемтәгә керү юлларын эзләргә тиеш”,- дип саный ТР Президенты. Аның сүзләренә караганда, татарлар белән элемтәгә керү өчен Бөтендөнья татарлар конгрессы эшли, “ТНВ-Планета” телеканалы җибәрелә. Якын арада татар телен өйрәтү буенча онлайн-программа эшли башлаячак.
ТР Президенты Новосибирски өлкәсе җитәкчелегенә татарлар тормышына игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде.
Очрашуда катнашучылар Новосибирски өлкәсе татарлары тормышы турында сөйләде һәм Татарстан башлыгына үтенеч һәм тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать иттеләр. ТР белән өлкәнең элемтәсе мәдәният, фән, икътисад кебек төрле өлкәләрдә үсеш алырга тиеш һәм Новосибирски өлкәсе татарлары да бу хезмәттәшлектә актив катнаша алыр иде, дип ассызыклады республика Президенты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз