Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты республика урманчыларына 31 “УАЗ” автомобиле ачкычы тапшырды
2012 елның 15 сентябре, шимбә
Урман хезмәткәрләре көнендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов участок урман хуҗалыкларына һәм Лубянский урман хуҗалыгы көллиятенә урманнарны янгыннан саклауны оештыру һәм урман фонды территориясендә дәүләт урман контроле үткәрү өчен 31 “УАЗ” автомобиле ачкычы тапшырды.
ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев сүзләренә караганда, урманчыларга бу автомобильләр хокук бозу очракларын ачыклау өчен кирәк. “Бу бүләк кенә түгел, ә урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен яхшы корал”, - дип саный Н.Мәгъдиев.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге урман хуҗалыгына игътибарлы. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында урманнар ул кадәр күп түгел: урманнарга бай районнар, шул ук урманнар аз булганнары да бар дип билгеләп үтте. “Әгәр без 21 гасырда урманны саклый алмыйбыз икән, бу безнең кулдан килмәү турында сөйли. Татарстанда мондый хәл юк дип саныйм. Безнең республика мондый байлык юкка чыгуына ирек куймаячак”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, урман хезмәткәрләре – аерым категория кешеләре. “Урман хуҗалыгында очраклы кешеләр аз була. Әгәр кеше моның өчен тумаган икән, мөгаен, ул урманда эшли алмаячак”, - дип саный ТР Президенты.
Шулай ук ТР Президенты “Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы: кичә, бүген, иртәгә” фотокүргәзмәсен карады һәм ТР урман хуҗалыгы әйдәп баручылар рәтендә булуын теләде.
Наил Мәгъдиев үз чиратында, ТР урман хуҗалыгы Росси Федерациясе субъектлары арасында иң яхшыларның берсе, дип ассызыклады.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз